Урак эшләрен тәмамларга өлгермәгән хуҗалыкларга шикәр чөгендерен алуга тотыну проблемаларны икеләтә арттырды. Җәйге эшләрнең көзге мәшәкатьләр белән ялгануы авыл хуҗалыгы эшчәннәрен тагын да киеренкерәк шартларда эшләргә мәҗбүр итә. Әйтик, узган ел көз чагыштырмача җылы килде. Басу эшләрен комплекслы алып бару өчен шартлар яхшы иде. Шуңа карамастан, республиканың аерым хуҗалыклары шикәр чөгендерен кар астыннан эзләп диярлек җыеп алды. Узган еллардагы хаталарга юл куймас өчен, тармак министры Николай Коваленко катгый бурыч билгеләде: татлы тамыр алуны — 1 сентябрьдән, ә чимал эшкәртүче заводларга ташуны 5 сентябрьдән башларга кирәк. Быел плантациядә үстерелгәнне казып алу 15 октябрьдән калмыйча, ә чөгендерне заводларда эшкәртү 1 декабрьдә төгәлләнергә тиеш.
Узган еллардагы хаталарга юл куймас өчен, тармак министры Николай Коваленко катгый бурыч билгеләде: татлы тамыр алуны — 1 сентябрьдән, ә чимал эшкәртүче заводларга ташуны 5 сентябрьдән башларга кирәк.