+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
3 сентябрь 2015, 22:19

Рәфыйк Хәмитовка тиңләшәләр

Дәүләкән районы хуҗалыкларында туңга сөрү оешкан төстә бара.Туңга сөрүнең үз лидерлары да бар районда. Габдрахманов крестьян-фермер хуҗалыгы механизаторы Рәфыйк Хәмитов шуларның берсе. Хәтта “беренчесе” дисәк тә, арттыру булмас. Рәфыйк Тимерхан улы кайчандыр туфрак эшкәртүдә һәм иген суктыруда ирешкән уңышлары өчен Хезмәт Герое исеменә тәкъдим ителә.

— Дөньялар үзгәреп китү генә мондый зур дәүләт бүлә­ген алу мөмкинлегеннән мәх­рүм итте, — дип елмая, төшен­келеккә бирелүнең нәрсә икә­нен белмәгән, тормыш ямен, күңел күтәренкелеген хезмәт­тә тапкан Рәфыйк Хәмитов.
Исеме данга күмелгән комбайнчы, тракторчы булу хыялы аңарда бәләкәй чактан ук туа. Әлбәттә, очраклы рәвештә түгел — әтисе Тимерхан Хәми­тов күп еллар республиканың алдынгы комбайнчылары исемлегендә була. Рәфыйк Тимерхан улының гаилә альбомында әтисенең орден-ме­даль­ләрен тагып, данлыклы Риза Яхин белән бер төркемдә төшкән фотосурәтләре дә саклана хәтта.
Хәер, Хезмәт Герое исеме рәсми рәвештә бирелмәсә дә, якташлары аны Рәфыйк-батыр дип йөртә. Монысы уңган механизатор булганы өчен генә түгел — Рәфыйк Тимерхан улы ике елга якын Әфганстанда барган сугышларда катнаша һәм үзен чын геройларча тота. “Батыр егет үстергәнегез өчен рәхмәт!” – шундый сүзләр язылган Рәхмәт хатлары берничә тапкыр килә аның өчен Дәү­ләкәндә ут йоткан әти-әнисенә.
Рәфыйк Хәмитовның килеш-килбәтенә карап та, эшен күреп тә, халык әкиятләрендәге батырны күз алдына китерә­сең. Ул бүген берүзе ике гигант техниканы хезмәтләндерә: “Полесье” комбайнында иген ура, “Клаас” тракторында туфрак эшкәртә. Хуҗалыктагы туңга сөрү планы­ның яртысын ул үти. Рәфыйк Тимерхан улы чәчүне дә, чәчү­лекләрне тәр­бияләүне дә үрнәкле итеп башкара.
— Соңгы елларда туфракны минималь эшкәртү алымына өстенлек бирә башладык — бу безнең табигать шартла­рында үзен аклый, уңыш алуны арттыра, иң мөһиме, чыгым­нар­ны бермә-бер киметә, — ди район­ның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Рафаил Әхмәтҗанов.
Бүгенге оптимальләштерү заманында туфракны көздән эшкәртеп калдыру, туңга сөрү игенчегә зур өстенлекләр бирә. Ә инде Рәфыйк Хәмитов кебек үз эшен яраткан, тормыш тә-мен хезмәттән тапкан егетләр, басу батырлары булганда бу эш һич кенә дә карышмый.
Читайте нас: