+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
10 сентябрь 2015, 21:19

Ашлык келәтләрдә, чиратта — көнбагыш

“Герой Х. Әһлиуллин” исемендәгеҗәмгыятьтә бу культура да мул уңыш вәгъдә итә.Чикләнгән җаваплылыктагы “Герой Х. Әһлиуллин” исемендәге җәмгыять игенчеләре бөртеклеләр уңышын җыюны Благовар районында беренчеләрдән булып тәмамлады. Һәр гектардан төшем 26 центнердан арта. Бу — районда иң югары күрсәткеч.

Хуҗалык идарәчесе Фариз Тимербулатов мул уңышның серен, һава шартларының уңай килүе белән бергә, тех­нологияләрнең төгәл үтә­лешендә күрә. Соңгысы исә басуларда эшләгән техникага бәйле.

— Май башында иртә бөртеклеләрне чәчүне тәмамлаган идек инде, — ди ул. — Гомумән, иртә чәчсәң, уңарсың, дип юкка гына әйтмәгәннәр бит. Ашламасыз бер гектар да җир чәчелми, быел аммиак селитрасы, мәсәлән, гектарга бер центнер исәбеннән кертелде. Уракка да беренчеләрдән булып 27 июльдә төштек. Уҗым культураларыннан бездә көзге бодай күпләп игелә. Арыштан ике ел элек баш тарттык, чөнки аңа сатып алу хаклары түбән. Бодай уңышы белән дә алдатмый, мәсәлән, быел гектардан уртача 26,9 центнер бирде.

Тоташ алганда, хуҗалыкта бөртеклеләр 2804 гектарда үстерелгән. Сабанашлык культуралары, шулай ук, мул уңыш белән куандыра. 77 гектарлы бер басуда сабанашлык бодай уңышы, мәсәлән, 42 центнер тәшкил итә. 110 гектарлы басудагы арпа гектардан 37 центнер бирә, борчакны гектарыннан 24 центнер алалар.
Читайте нас: