+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 сентябрь 2015, 21:07

Туган якның һавасы да җанга шифа

Борай районының басу уңганнары хезмәттән ямь һәм тәм табып эшли, шуңа күрсәткечләре дә югары.— Быел без, борайлылар, 39,3 мең гектарда иген үстердек. Бүгенге көнгә бөртекле культуралар 70 проценттан артык мәйданда урып-җыелды. Уракта 54 комбайн катнаша. Мал азыгы хәзерләү дәвам итә. Әлеге вакытка 13 мең тонна печән (100 процент), 49,6 мең тонна сенаж (99 процент), 6,1 мең тонна силос, җыеп әйткәндә, һәр баш малга исәпләгәндә, 26 центнер азык берәмлеге хәзерләнде. Уҗым культуралары 10050 гектарда чәчелде, туңга сөрү 10600 гектарда башкарылды. Барлык хуҗалыклар да ягулык-майлау материаллары, запас частьләр белән җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән, эшче кадрларга кытлык кичермибез, — диде Мәгълүмат-консультация үзәге директоры Хәлил Минһаҗев районның иң эре хуҗалыкларының берсе булган Ленин исемендәге җәмгыятькә барышлый. — Яңгырлар бераз комачаулык тудырса да, игенчеләребез яхшы кәеф белән аяз көннең һәр сәгатен файдаланып эшли.

Ленин исемендәге хуҗалыкның чәчү мәйданнары 7000 гектарга якын. Без тукталган басуда җәмгыятьнең лаеклы рәвештә иң тәҗрибәле һәм алдынгы механизаторы исемен йөртүче Рөстәм Солтанов арышны соңгы гектарларда чәчеп бетереп килә иде.
— Мондый заманча техникада эшләү — үзе бер җан рәхәте: кабинага тузанның бөртеге дә үтеп керми, кондиционер бар, — дип “Кейс” тракторын мактады Рөстәм Хәмәтнур улы. — HORSH “Агросоюз” чәчү комплексы белән көненә якынча 100 гектар мәйданда эш башкарып була.
Рөстәм Солтановның ярдәмчесе, 22 яшьлек улы Айнур да туган басуларында зур теләк белән хезмәт сала. Чәчү комплексына орлык тутыру, шлангларны тузаннан тазарту һәм башка эшләрне ул яшьләрчә җитезлек белән башкара. Нефть колледжын тәмамлаган егет, һөнәре буенча практика үткәннән соң, ялда икән. “Уттай кызу урак өстендә ни җаның белән ял итеп ятмак кирәк!” — ди ул.
— Бадрак авылында Солтановлар үрнәкле гаиләләрнең берсе, — ди Хәлил Минһаҗев. — Рөстәм Хәмәтнур улы яхшы гаилә башлыгы да, җәмәгате, укытучы булып эшләүче Альмира Рәвис кызы белән өч бала тәрбияләп үстерделәр. Икенче уллары Артур да укуыннан бушаган арада әтисенә ярдәмләшә.
Читайте нас: