+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 сентябрь 2015, 21:13

Фрунзелыларда — рекордлы уңыш!

Алдынгы хуҗалык басуларыннан быел 57 мең центнер ашлык үстереп алынган.Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгына без килгәндә биредә соңгы гектарларда бодай уралар иде.

— Быел рекордлы уңыш җыеп алдык. Бөртеклеләрнең тулай җыемы хуҗалык буенча 57 мең центнер булыр дип көтелә. Соңгы дистә елларда бу — иң югары күрсәткеч, — диде чалт аяз көзге көндә зәңгәр күктә балкыган кояштай йөзеннән шатлык нурлары чәчүче Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе, Башкортстанның атка­занган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев.
Атап әйткәндә, 691 гектар мәйданда үсте­релгән арыш гектарыннан — 24 центнер, 183 гектардагы көзге бодай — 19 центнер, 910 гектардагы язын чәчелгән бодай — 20 центнер, 261 гектардагы солы — 17 центнер, 613 гектардагы вика-солы — 8,5 центнер, 102 гектардагы арпа – 25,5 центнер, 40 гектардагы борчак 26,9 центнер уңыш биргән. Соңгысы тулысынча орлыкка салынган. Гомумән, хуҗалык буенча бөртек­леләрнең уртача уңышы гектарыннан 20,5 центнер тәшкил иткән.
Үз чиратында мондый матур күрсәткечләргә, тәү чиратта, һәрвакыттагыча эшне югары дәрәҗәдә оештыру, тиешле агротехник срокларда башкару һәм таләпләрне төгәл үтәү нәтиҗәсендә, куәтле техник парк һәм, әлбәттә, басу уңганнарының фида­карьлеге белән ирешелгән. Бу җәһәттән Фәйрүз Заһретдин улы аеруча комбайнчылар Андрей Егоров, Алик Кантимеров, Рәсил Сәйфуллин, Рәсил Әбелхәеров, водительләр Наил Кантимеров, Илдар Фәйзуллин һәм Наил Моратовның тырышлыгын мактап телгә алды.
Мәсәлән, без килгәндә Андрей Егоров “Мас Доn” чапкычлы “Дон-800” комбайнында бодай басуының соңгы гектарларын иңли иде. Хуҗалыкта биш елдан артык хезмәт салучы басу уңганы быелгы сезонда җәмгысы 1600 гектарда ашлык культуралары урган һәм 600 гектарда печән чапкан. Шуңа да аның гомум уңыштагы өлеше аеруча зур.
Читайте нас: