+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 сентябрь 2015, 21:51

“Нур”ның басулары да нурлы

Караидел районында урып-җыю эшләре оешкан төстә бара.Бу якларда урып-җыю эшләре элекке елларда да, республиканың башка төбәкләре белән чагыштырганда, соңрак тәмамлана иде. Быел исә бу күренеш барлык районнарга да хас. Хакимият башлыгы Илдар Гарифуллин әйтүенчә, бүгенге көнгә бөртеклеләрнең 82 проценты җыеп алынган, орлык салу планы 64 процентка үтәлгән. Былтыр көз һәм быел яз бөртек­леләр барлыгы 15 мең 500 гектарда чәчелгән булган, мәйданнарның 15 процентына элита орлык кына күмдерелгән.

Районда матур гына эшләп килүче предприятиеләр турында сөйләгәндә Авыл хуҗалыгы идарәсе баш агрономы Нәрис Низамов җаваплылыгы чикләнгән “Әртәкүл” һәм “Нур+R” хуҗалыкларын беренчеләрдән булып телгә алды. Идарәчесе Зәбир Вәлинуров булган “Әртәкүл”дә, мәсәлән, игенне 2000 гектарда үстергәннәр, уңыш та бу төбәк өчен ярыйсы гына. Баш агроном Нәрис Зариф улы әйтүенчә, районда ул гектарыннан уртача 15,3 центнер тәшкил итә.
“Нур+R” хуҗалыгында да эшне киләчәкне күз уңында тотып оештырырга тырышалар. Җитәкчесе Альмира Әлтдинова булган бу хуҗалык районда тотрыклылардан санала. Алай гына да түгел, биредә орлыкның да хәзер элита һәм суперэлита сортларын гына чәчәләр. Ә инде якын киләчәктә, Альмира Фәнис кызы әйтүенчә, орлыкчылык юнәлешенә зуррак игътибар биреләчәк. Күптән түгел генә ашлыкны сортларга аеру өчен “ПСМ-25” агрегаты сатып алулары да шушы максатка хезмәт итәчәк.

Башкортстанда урып-җыю эшләре ахырына якынлаша. Авыл хуҗалыгын консультацияләү үзәге мәгълүматлары буенча, 21 сентябрьгә республикада 1621 мең гектарда (планга карата 93 процент)
ашлык урылган, 1600 мең гектарда (92 процент) сугылган.
Белорет, Гафури, Стәрлебаш, Федоровка һәм Хәйбулла районнары игенчеләре урып-җыюны тәмамлады. Архангель, Краснокама, Миякә һәм Шаран районнарында эшләр тәмамлану алдында.
Республика буенча барлыгы 2853 мең тонна ашлык әзерләнгән, уртача уңыш 17,8 центнер тәшкил итә. Бу күрсәткечләр, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда (2506 мең тонна һәм 14,9 центнер), югарырак.
Читайте нас: