+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 сентябрь 2015, 21:59

“Корыч атлар” да, корычтай егетләр дә сынатмый

Иглин районының Мәсәгутов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында урып-җыю эшләре ахырына якынлашкан.Иглин районы хуҗалыкларында бөртеклеләрне 14254 гектардан суктырып алу бурычы тора иде. Бу бурычны игенчеләр намус белән үтәп чыкты. Уртача уңыш – гектарыннан 20,8 центнер. Без барганда Мәсәгутов исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгында да урак тәмамланып килә иде. Поступалово авылы янәшәсендәге басуда эш барышы белән таныштык.

— Хуҗалыкның ике мең гектарга якын чәчүлек җирләре бар, — диде крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Альберт Мәсәгутов. — Әлеге вакытта 300 гектарда солыны урып-җыю ахырына якынлаша. Уңыш — гектарыннан 25-30 центнер. 350 гектар кукуруз гына кала. Гомумән, бөтен техниканың да үземнеке булуы эшне оператив башкарырга, өзеклеккә юл куймаска мөмкинлек бирә.
“Енисей” комбайнында солы суктыручы механизатор Виталий Григорьев та фикерләре белән уртаклашты.
— Эш хакы әйбәт түләнгәч, ягулык-майлау материаллары, запас частьләр белән тәэмин итү, ашату яхшы оештырылгач, сынатмыйча хезмәт саласы гына кала, — диде ул.
Механизаторның озаклап сөйләшеп торырга вакыты юк иде, шуңа ул, комбайн штурвалы артына ялт кына менеп утырып, эшкә кереште.
Читайте нас: