+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 сентябрь 2015, 21:54

Туган җиргә тугры ул

Винер Мөхәммәдиев тармакта кырык елга якын хезмәт сала.Бәләбәй районы хуҗалыкларында уракның кызган мәле. Көннәр аяз, кояшлы торганда үстерелгән уңышның бөртегенә кадәр җыеп алу теләге белән янып эшли басу хезмәтчәннәре.

“Чулпан” җәмгыятенең иң тәҗрибәле механизаторы Винер Мөхәммәдиев, һәр елдагыча, үзенең “Полесье” комбайнында иртәдән кичкә кадәр иген ура.

— Без 235 гектардагы солыны тулысынча җыеп алдык, 270 гектар арпа да җыелып бетте, 390 гектар бодай урып-суктырылды, тагын карабодай һәм судан үләне генә калды, — ди “Чулпан” җәмгыяте җитәкчесе Урал Нәбиуллин.
Винер Кәбир улы хуҗалыкта кырык елга якын эшли, җаваплы, ышанычлы, чын мәгънәсендә кыр батыры. Туган җиренә, туган авылы Мәтәүбашка тугрылык үрнәге ул.
Әйтергә кирәк, Винер Мөхәммәдиев үрнәгендә Илдар Асылгәрәев, Илсур Хөсәенов, Роберт Еркеев та көзге басуда тырышып эшлиләр.
Читайте нас: