+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
6 октябрь 2015, 21:59

Чиратта – көнбагыш

Куергазы районының Киров исемендәге хуҗалыгында бу культура 3500 гектарда үстерелгән.Куергазы районының Киров исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында кызу мәл: биредә узган пәнҗешәмбедә көнбагыш уруга төштеләр.

— Бөртекле һәм кузаклы культураларны урып-җыюны быел 8 мең гектар мәйданда алып барып, 16 сентябрьдә тәмамладык. Көнбагышны хуҗалыкның барлык бүлекчәләрендә, 3500 гектар мәйданда үстердек, туфракны минераль ашламалар белән туендыруга зур әһәмият бирдек. Көнбагыш сугуны кооперативның Яңа Мораптал үзәк бригадасында 218 гектар басуда башладык. Бу эшкә ике “Клаас” комбайны җәлеп ителде. Аларда комбайнчылар Альфред Хисиков һәм Раил Төхвәтуллин җиң сызганып эшли. Иршат Сәгыйтов һәм Рамил Таңатаров “КамАЗ” маши­-наларында уңышны ындыр табагына ташый. Махсус ургычлы ике комбайн читтән җәлеп ителде. Хуҗалыкта көнбагышның безнең төбәк өчен махсуслаштырылган “Лакомка” сорты үстерелә, орлык та үзебезнеке. Бу сорт район басуларында озак еллар сынау үткән. Көннәр җылы торганда, ул вакытыннан алда өлгерә. Быел җәй салкын килде, шуңа күрә 1400 гектарга махсус ашлама кертеп, көнбагыш үсешен тизләтергә мәҗбүр булдык. Юкса, көнбагыш көз ахырына кадәр ямь-яшел булып утырырга мөмкин иде. Өстәвенә, бу алым чүп үләннәрен дә юкка чыгара. Тагын 600 гектарда уртача өлгерүче “Сигента” сортлы гибрид көнбагыш үстердек, — ди баш агроном Азат Кинҗәгулов.
Тәҗрибәле комбайнчы Раил Төхвәтуллин, бункерын тутырып, басу читенә чыгып туктаган иде.
— Басудан бер әйләнеш ясаганда 14 центнердан артык көнбагыш суктырып алам, — диде ул “Лакомка” сорты турында.
Раил Равил улы — комбайнчылар династиясеннән. Ул “басу корабы”н инде армиягә киткәнче үк, 1980 еллар уртасында “иярләгән”. Башта Киров исемендәге колхозның Иске Мораптал бригадасында комбайнчылар звеносын җитәкләгән әтисе Равил Төхвәтуллин белән бергә эшләгән. Быел көз бөртекле һәм кузаклы культуралардан 4,5 мең центнер уңыш җыеп алган.
Киләсе ел уңышы өчен 2855 гектарда — арыш, 185 гектарда — тритика­ле, 234 гектарда шепкән (рыжик) уҗым культуралары чәчелгән. Хуҗа­лык­та туңга сөрү эшләре дәвам итә, пландагы 8 мең гектар мәйданның 5 меңе язгы чәчү өчен әзерләнгән дә инде.
Мал азыгы артыгы белән тупланган. 1746 баш сыер малы өчен 11800 тонна силос, 5500 тонна сенаж, 5000 тонна печән хәзерләнгән. Ягъни бер баш малга 39,4 центнер азык берәмлеге туры килә. Язгы чәчү өчен 1476 тонна орлык салынган.

Николай УДАЛОВ
Читайте нас: