+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
14 октябрь 2015, 21:30

Тир тамызсаң, шикәр татлы була

“Нерал-Бүздәк” хуҗалыгы басучылыкта быел да үрнәк күрсәтә.Район икътисадының нигезен тәшкил итүче авыл хуҗалыгы тармагында көзге басу эшләре тәмамлану алдында. Агымдагы елда, мәсәлән, бөртеклеләр 44051 гектарда үстерелеп, уңыш тулысынча җыеп алынды. Ашлыкның тулай җыемы 80 мең тоннага якын тәшкил итте, гектар куәте 18 центнер тирәсе булды.

Сызма культуралардан көнбагыш быел 6349 гектарда игелде, әлеге вакытта аны урып-суктыру бара. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгъ­лүматларыннан күренүенчә, мәйданның өчтән берендә уңыш җыеп алынган, гектар куәте — 12,7 центнер.
Шикәр чөгендере игү белән 5 хуҗалык шөгыльләнә, плантацияләрдә “татлы тамыр” казып алуның кызган мәле, барлык мәйданның 36 процентында бу эш башкарылган. Район буенча 53 мең тоннага якын чөгендер җыелган, һәр гектардан уртача уңыш 245 центнер тәшкил итә.
Хуҗалыкларда киләсе ел уңышына ныклы нигез салына, атап әйткәндә, җиткелекле күләмдә бөртеклеләр орлыгы тупланган, 12500 гектарда уҗым культуралары чәчелгән. Хәзерге вакытта тармакта туңга сөрү төп хәстәрлекләрнең берсе булып тора, бу эш 25 мең гектарда башкарылган, ягъни планлаштырылганның 70 проценты.
Читайте нас: