— Чит илдән кертелгән тавык итенә бәйлелек булмаска тиеш, үзебезнең республикада экологик чиста, сыйфатлы кош ите җитештерү район гына түгел, республика икътисады үсешенә дә зур өлеш кертә, — диде район хакимияте башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин кошчылык фабрикасын ачу тантанасында.
Үз акчасын районның аграр секторын үстерүгә салган авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре булу куанычлы. Эре инвестиция проектлары арасында “Агро-Мен” җәмгыяте лаеклы урын алып тора. Комплекс йомырка салучы 300 мең тавыкка исәпләнгән, 2016 елның беренче кварталында ук йомыркаларның беренче партиясен алу көтелә. 2018 елга йомырканы елына 180 миллион, ә бройлер итен 30 мең тонна җитештерү планлаштырыла.
Болар алдагы көнгә фараз булса, бүген исә биредә кошлар өчен биш корпуста, җиде ярдәмче корпуста эш кайный. Буш яланда ике ел эчендә калкып чыккан олы комплекс йөздән артык кешене эш урыны белән тәэмин итте, хезмәткәрләрнең саны алдагы елларда 400 кешегә җитүе көтелә.
— Авылда шушындый заманча фабрика барлыкка килде. Ижевск авыл хуҗалыгы академиясен тәмамладым, биредә өч ай баш зоотехник булып эшлим. Әле төп игътибар чебешләр корпусына юнәлгән, аларны исән-сау үстерү өчен температура режимын, чисталыкны нормада тотарга, азыкларын, эчәр суларын тикшереп торырга кирәк. Эшем бик ошый, — ди Наталья Хәмзина.
— Кая барсаң да яшьләрдән иң беренче чиратта эш стажын сорыйлар, биредә исә яшьләрне бик теләп эшкә алдылар, шунысына аеруча шатбыз, — ди ветеринар Наталья Хафизова.
— “Агро-Мен” барысын да үзе җитештерәчәк, йомыркалар да, тавык та, тавык ите дә булачак. Катнашазыкны да читтән кайтармаячаклар, биредә үзләре җитештерәчәк. Он, ярмалар җитештерү өчен җиһазлар сатып алынган, — ди район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Динис Биков.
— “Агро-Мен” узган елда 1000 гектар җир эшкәртсә, бүген аларның мәйданы 2000 гектарга якын. Былтыр борчак үстерүдә рекорд куеп, гектарыннан 34 центнер уңыш алганнар иде. Башка культуралар буенча да күрсәткечләре яхшы, быел бөртеклеләрнең гектар көче уртача 22 центнер тәшкил иткән. Җәмгыятьнең егермедән артык заманча, өр-яңа техникасы бар.
— Кешегә күп кирәкми, эш урыны, лаеклы хезмәт хакы булса, бик күп проблемалар “баш күтәрми” кала. Без шуңа омтылабыз да. Икенчедән, халыкны сыйфатлы ит белән тәэмин итәчәкбез. Кешеләрнең кибетләрдән Такыя тавыгы итен эзләп аласы көннәре алда әле, менә күрерсез! — ди кошчылык фабрикасы директоры Нәфис Гайнетдинов.