+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 октябрь 2015, 21:02

Ашлык киптергечкә чират торалар

Аны сатып алуга тотынылган чыгымнар бер елда акланачак.Фәвил Хәбибрахманов төбәктә “Бүздәк” теплица комплексы хуҗасы буларак кына түгел, басучылык белән уңышлы шөгыльләнүче сыйфатында да билгеле. Аның шәхси предприятиесе карамагында җир биләмәләре хәзерге вакытта 5 мең гектардан арта.

Хуҗалыкның баш агрономы Рифат Галимов билгеләвенчә, эшне исә нибары 420 гектардан башлаганнар. Хуҗалык акрынлап үсә, техник мөмкинлекләр дә арта. Нәтиҗәдә, чәчүлек мәйданнары киңәйтелә. Быел предприятиенең чәчү әйләнешенә тагын 2500 гектар җир бирелгән.
— Бөртеклеләр өстенлекне алып торса да, соңгы елларда сызма культуралардан көнбагыш игү белән дә шөгыльләнәбез, — ди Рифат Риян улы. — Ашлык саклагычларыбыз булса да, игенне эшкәртүдә моңарчы кыенлыклар кичердек. Ашлыкны Бүздәк элеваторына тапшыру зур чыгымнар сорый, чөнки аны эшкәрткән, саклауга куйган өчен хаклар кыйммәт. Шуңа да заманча ашлык киптергеч булдыру көн кадагына баскан мәсьәләгә әйләнде. Шөкер, быел аны уңышлы хәл итә алдык.
Көнбатыш Себердә чыгарылган ашлык эшкәртү корылмасы Сарайгыр авылы ындыр табагына урнаштырыла. Дизель ягулыгында эшләүче киптергечнең (аны газ ягулыгына да көйләргә була ) техник мөмкинлекләре зурдан, ул тәүлегенә 16-20 тонна ашлык эшкәртергә сәләтле. Бер сүз белән әйткәндә, авыл хуҗалыгы предприятиесендә ашлык эшкәртү мәсьәләсе тулысынча хәл ителгән. Әйтик, быел бөртеклеләр 2800 гектарда игелгән, тулай ашлык җыемы 6200 тонна тәшкил иткән. Белүе­безчә, урак чоры яңгырлы булу сәбәпле, ашлык та нык дымлы булды, шуңа да аны өстәмә эшкәртү таләп ителә. Моны исәпкә алып, аны тиз арада киптергеч аша үткәреп кенә саклауга куялар. Моннан тыш, хуҗалыкта 350 гектарда көнбагыш үстерелгән, хәзерге вакытта аның уңышын җыю бара. Сәүдәгә чыгарылачак көнбагышны шулай ук киптерү күздә тотыла.
Тоташ районда соңгы елларда төзелгән бердәнбер ашлык киптерү агрегатының техник мөмкинлеге, уңайлылыгы турында хәбәр районда тиз тарала. Монда ашлык эшкәртергә теләүчеләрдән чират та барлыкка килгән хәтта. Көнбагыш киптерүгә дә заявкалар кабул ителә. Белгечләр исәпләвенчә, яңа корылма икътисади яктан бер ел дигәндә үзен тулысынча аклаячак.
Читайте нас: