+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
20 октябрь 2015, 22:07

Гектар куәте — 450 центнер!

“Салават” хуҗалыгында районда беренчеләрдән булып чөгендер алуны төгәлләделәр.Шикәр чөгендере республика хуҗалыкларының күбесендә зур керем бирүче культура булып кала. Кызганычка каршы, соңгы 10-12 елда татлы тамыр мәйданнары 6 тапкыр диярлек кимеде. Сәбәбе — эшкәртүче заводларның мөнәсәбәте үзгәрү һәм чималның үзкыйммәте күтәрелү. Быел авыргазылылар шикәр чөгендерен ике мең гектарда үстерде. Октябрьнең беренче декадасы ахырына барлык мәйданнарының 70 проценты чамасында чимал казып алынган. “Салават”, “Чишмә” аграр предприятиеләре, “Р. Г. Габидуллин”, “А. В. Журавлев” һәм “Р. Ю. Биктимеров” фермер хуҗалыклары бу эшне беренчеләрдән булып төгәлләде. Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча уртача уңыш гектарыннан 250 центнер.

“Салават” — районда “татлы тамыр”ны эшкәртүче заводларга ташуны төгәлләгән беренче хуҗалык. Иң югары уңыш та салаватлыларда — гектар куәте 400 центнердан арта.

— Быел чын мәгънәсендә авыл эшчәннәре табигать көйсезлекләре белән көрәшеп сынау тотты, — диде район хакимияте башлыгы Зөфәр Идрисов. — Әмма без план­лаштырганны үстереп, уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен барлык тырышлыгыбызны салабыз. Октябрьнең соңгы атналарыннан да калмыйча шикәр чөгендере мәшә­катьләрен төгәлләячәкбез. Аны казып алуда авырлык юк. Ә менә эшкәртүче предприя­тиеләргә озатуда тоткарлыклар зур. Алар, килешүгә ярашлы, “татлы тамыр”ны басудан ташу өчен куәтле машиналар белән җитәрлек тәэмин итә алмый. Көненә 20-30дан арттырмыйлар, ә безгә күбрәк кирәк. Көнбагыш һәм силоска кукуруз урагын да дәвам итәбез. 7,7 мең гектарда үстерелгән майлы культураның өчтән бер өлешен җыеп алдык. Бу көннәрдә хуҗалыкларда чәчүгә орлык хәзерләнә,туңга сөрү төгәлләнә. Әмма төп көч­ләребез, әлбәттә, шикәр чө­гендере плантацияләрендә тупланды. Без аны, һичшиксез, югалтусыз җыеп алачакбыз.
Читайте нас: