Салават исемендәге хуҗалык быел үз тарихында тәү тапкыр бу культураны игәргә тотынды. Чөнки кәбестәне яхшы бәягә сатып алучыны тапкан алар. Хуҗалык рәисе һәм агрономнар башта кәбестә игү технологияләрен ныклап өйрәнгән. Нинди орлык сайларга, кәбестәне кайсы урынга, ни рәвешле утыртырга, моның өчен нинди техника сатып алырга — барлык мәсьәләләргә дә ачыклык кертелгән.
— Кәбестәне сатып алырга вәгъдә итүче булгач, чыгымнарыннан курыкмадык, — ди хуҗалыкның баш икътисадчысы Альбина Баһаветдинова. — Заманча технологияләр кулландык. Гибрид орлыкны махсус кассеталарга утыртып, теплицада үстердек. Басуга утыртыр өчен “Патрик” дигән агрегат сатып алдык. Махсус ояларда үскән кәбестә үсентеләре, көннәр коры булуга карамастан, яхшы үсеп китте. Чөнки күчереп утыртканны аларның тамырлары сизмәде. Җәй буена берничә тапкыр химик эшкәртү, кул белән утау оештырылды. Ә иң мөһиме – су сиптергеч җайланмалар ике ай буе туктаусыз эшләде. Шулай булуга карамастан, кәбестәдән кергән керем чыгымнарны яхшы каплар, дип өметләнәбез. Без өч килограммлы кәбестә башына исәп тотсак, алар кимендә 5-6 килограмм булды. Уңыш — гектарыннан 800 центнер, бу бик яхшы нәтиҗә.