+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 октябрь 2015, 22:49

Дәрт тә бар, дәрман да бар, дәүләттән ярдәм дә бар!

Шуңа да фермер Венер Халитов киләчәккә зур максатлар куеп эшли.Федоровка районында эре җитештерү предприятиеләре белән бергә, фермерлык хуҗалыклары да нәтиҗәле үсеш алган. Моны Батыр авылындагы “Халитов” фермер хуҗалыгы мисалында да ачык күрергә була.

— Фермерлык эшчәнлегенә 2003 елда алындым. Ул вакытта 226 гектарда пенсия яшендәге авылдашларның пай җирләрендә чәчтек. Төгәл ун елдан соң, ягъни 2013 елда яңа җитештерү куәтләренә чыктык, — ди кыскача үзенең хуҗалыгы белән таныштырып фермер Венер Халитов.

Чыннан да, бүген инде “Халитов” фермер хуҗалыгы аягында ныклы басып тора дияргә тулы нигез бар. Беренчедән, ул хәзер үзаллы хуҗалык итү субъекты буларак эш итә. Икенчедән, аның чәчүлек мәйданнары 400 гектарга җиткән. Өченчедән, нигездә, үсемлекчелектә махсуслашкан хуҗалыкта барлык тиешле җир эшкәртү техникасы булдырылган. Әлегә кадәр җирне искереп барган “ДТ” һәм “Беларус” тракторлары ярдәмендә эшкәртсәләр, яңарак кына “Эш башлаучы фермерларга ярдәм” программасы кысаларында өр-яңа “Беларус” тракторы алганнар. Шул рәвешле эшчәнлек нәтиҗәлелеге бермә-бер артса, запас частьләргә чыгымнар исә сизелерлек кимегән. Фермерның үзендә үк ике урып-җыю комбайны, башка тиешле агротехник корылмалар булу исә уңышны югалтуларсыз, кыска вакытта һәм эре җитештерүчеләргә ялынмыйча башкарып чыгу мөмкинлеге бирә. Үстерелгән уңышны саклауга кую өчен фермер тиешле склад биналары булдыру хәстәрен дә күргән.

Әйткәндәй, биредә елның-елында мул уңыш үстереп алуга ирешәләр. Мәсәлән, агымдагы елда арыш гектарыннан — 25 центнер, бодай һәм арпа — 15-16 центнер уңыш биргән. Без килгәндә 50 гектарда көнбагышны урып-җыясылары гына калган иде. Хуҗалык җитәкчесе әлеге культурага да зур өмет баглаулары хакында белдерде.
Киләчәктә исә фермер күпьеллык үләннәр мәйданнарын арттырып, бу юнәлешне дә кәсеп итмәкче. Моннан тыш, ул терлекчелек тармагында да эшчәнлекне киңрәк җәелдермәкче. Әлеге вакытта исә аның шәхси ихатасында дүртәр баш сыер һәм башмаклар, биш бозау, дуңгызлар асрала. Венер Халитовның максаты — терлекчелек юнәлешен дә фермер хуҗалыгы дәрәҗәсенә үстерү. Хәер, ул бу максатка ирешәчәгенә дә шикләнми.

— Һәр башлангычта дәүләтнең, аеруча республика һәм район җитәк­челегенең даими хәстәрлеген, ярдәмен тоябыз. Бүген фермерларга районда кинәнеп эшләү, җитештерү куәтләрен арттыру өчен бөтен шартлар тудырылган. Иренмә, тырыш, эшлә генә, — ди Венер Халитов.

Ә аның хуҗалыгында көч салучы җиде кешенең берсе дә иренә торганнардан түгел. Һәркайсы, чын-чыннан баскан урынында ут уйната торган егетләр. Моның белән бергә Венер Халитовның лаеклы дәвамчылары да үсеп килә. Хатыны Айгөл Җәүдәт кызы белән күңел юанычлары булган балалары — уллары Илназ һәм кызлары Светлана, әти-әниләре үрнәгендә хезмәттә чыныгып үсә. Шулай икән, “Халитов” хуҗалыгының офыклары киң, киләчәге зур һәм якты булачагы шик калдырмый.
Читайте нас: