+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
22 октябрь 2015, 22:48

Милли батыр исеменә тап төшермиләр

Мәләвез районының Салават исемендәге хуҗалыгында быел да мул уңыш үстереп алдылар.Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сибәгать Гайнуллин күп еллар җитәкләгән хуҗалык районда иң зур һәм куәтле, алдынгылардан санала. Биредә быел бөртекле һәм кузаклы культуралар, шулай ук, берьеллык үләннәр 7500 гектар мәйданда үстерелде. Хуҗалык уңганнары язын-көзен барлык кыр эшләрен үз көчләре белән башкара.

— Без ел саен ике яңа комбайн сатып алабыз. Быелгы уракта 8 комбайн катнашты, — ди рәис.
Шуны да әйтергә кирәк: соңгы елларда салаватлылар үзебезнең илдә җитеште­релгән арзан да, ышанычлы да “АКРОС-580” маркалы комбайн­нарга өстенлек бирә.

Иң мөһиме — биредә үз һөнәренең осталары, алтын куллы механизаторлар эшли. Уттай урак өстендә алар ал-ял белми, коры көннең һәр сәгатен файдаланырга тырышты. Инде үзара ярыш йомгаклары да билгеле. Узган елгы чемпион Азамат Ярмөхәммәтов, 22 мең центнер уңыш җыеп, быел да беренчелекне бирмәде. Бай тәҗрибәле игенчеләр Рәфис Фәйзуллин, Ирек Сәфәров югары җитеш­терүчәнле хезмәт үрнәге күрсәтте. Хуҗалыкның иң яшь механизаторы Алексей Лялков та тәҗрибәле иптәш­ләреннән калышмады, үз комбайнында 20 мең центнерга якын ашлык җыеп алды.
Аерым культураларга килгәндә, бодайның төшеме гектарыннан уртача 31 центнер тәшкил иткән. Уҗым бодае, арпа һәм солы 40ар центнер уңыш биргән.
Читайте нас: