— Көнбагыш уңышын җыеп алганда югалтуларны булдырмау һәм орлыкны черүдән саклау мөһим. Шуның өчен бу үсемлекнең биологиясен, өлгереш чорын исәпкә алып эш итәргә кирәк. Җыеп алу вакытында орлыкларның дымлылыгы якынча 18-20 процент булырга тиеш, өлгергән көнбагыш коелып әрәм булмасын өчен аны озакка сузмыйча җыеп алырга кирәк, — ди хуҗалыкның баш агрономы Радик Әскаров.
— Туң, кырпак көннәр көнбагыш суктыру өчен тагын да уңайлырак, — ди механизаторлар. — Эшне яңгырлар бераз тоткарлады, ләкин ай ахырына кадәр көнбагыш басуында эшне тәмамларбыз, дип өметләнәбез.
Былтыр “Салават” агрофирмасында уңыш гектарыннан 20 центнер тәшкил итсә, быел 22 центнерга җитә. Узган елда Русия буенча һәр гектардан 14 центнер җыеп алынганын исәпкә алсак, салаватлыларның уңышы күпкә артык.
Басудан ындыр табагына кайткан көнбагышны механизатор Римир Гыйззәтуллин төягеч белән киптерү җайланмасына бушата. Ашлык тазарту комплексы операторы Илһам Хәмзин һәм ындыр табагы мөдире Илдар Шәрипов өчен урып-җыю бүген дә дәвам итә.
Киптерелгән көнбагыш шундук Чишмә май сыгу заводына озатыла. Агрофирма җитәкчеләре сүзләренә караганда, көнбагыш үзен үзе акларлык бәягә сатыла һәм хуҗалыкка шактый табыш кертә.