+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
29 октябрь 2015, 23:31

Олы өйгә ни кирәксә, кечесенә дә шул кирәк

Көзге кыр эшләрен вакытында төгәлләгән ярмөхәммәтлеләрнең күңеле көр.Туймазы районының “Ярмөхәммәт” кооперативы рәисе Венир Галиуллин белән сөйләшкәндә шушы мәкальнең дөреслегенә тагын бер кат инандым. Хуҗалык зур яисә кечкенә булуга карамастан, аның мәшәкатьләре баштан ашкан.

Кооперативта эшләүче 23 кешенең күпчелеге Ярмөхәммәт авылыннан. Терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнүче хуҗалык карамагындагы 3 мең гектарга якын җирләрнең 1200 гектары – чәчүлекләр. Быел шуның 350 гектарын уҗым культуралары биләгән. 470 гектар мәйданда – бодай, 270 гектарда – арпа, 80 гектарда – солы һәм башка культуралар үстерелгән. Җыеп алынган 1800 тонна ашлыкның 230 тоннасы орлыкка салынган. Уртача гектар куәте – 18 центнер.
Хуҗалыкта төп табыш чыганак­ларының берсе – сөт сату. Биредә 300 баш мөгезле эре терлек асрыйлар. Мал азыгы хәзерләүгә игътибар зур. 100 гектарда үстерелгән кукуруз вакытында җыеп алынган. Кышка 1000 тонна силос һәм 800 тонна сенаж салынган. Печән һәм салам да җитәрлек. Мал азыгы ике еллык запас белән хәзерләнгән. Бүген инде тукландыруда кышкы рационга күчкәннәр. Тәүлегенә 1,2 тонна сөт савып алына, аны Шаран сөт заводына тапшыралар.
Венир Зиннур улы сүзләренә караганда, сөт җитештерүне арттыру максатында кара-чуар токымлы 30-40 баш тана сатып алуны планлаштыралар. Бу максатка район хакимияте 500 мең сум акча бүлә, калганын кредит исәбенә түләргә ниятлиләр.
Хуҗалык “500 ферма” програм­масына кергән, фермаларның берсендә реконструкция башланган. Эшләр киләсе елда төгәлләнәчәк.
Быел лизингка мал азыгы хәзерләү комбайны, яңа трактор сатып алганнар. Гомумән, хуҗалыкның техник базасы ныклы. Тик менә кадрлар, аеруча механизаторлар җитешмәвен ассызыклый җитәкче. Эшчеләр өчен яхшы шартлар тудырылган. Фермада ял итү бүлмәсе, актлар залы җиһазлан­дырылган. Хезмәт хакы вакытында түләнә. Кырык елга якын механизатор булып эшләүче Әнәс Вәлиевны җитәкче универсаль эшче, хуҗалыкның таянычы буларак билгеләп үтте.
Хуҗалык 750 гектар пай җирләрендә дә эшли. Пайчыларга ел саен печән-салам, фураж ашлыгы бирелә.
Ярмөхәммәтлеләр елның-елында көнбагыш үстерә. Аны җыеп алып, эшкәртеп, орлыкка салганнан соң, калганын саталар. Быел бәясе дә яхшы дип торганда, хуҗалыкка табигать сынавын үтәргә туры килә. Октябрь башында төбәктә кар явып китә, шулай да көнбагышны җыеп алалар.
Менә шулай кечкенә хуҗалыкның да мәшәкатьләре зур һәм киләчәге ышанычлы.
Читайте нас: