Республика агросәнәгатьчеләре һөнәри бәйрәмен тантана итә. Тармакта башкарылган эшләргә йомгак ясала, бурычлар билгеләнә. Әлбәттә, бәйрәм түрендә — хезмәт кешеләре, ялан батырлары, терлекчелек уңганнары. Табигать шартлары ничек килсә дә, авылда эш беркайчан да җиңел булмады. Ә инде быел яздан башлап көзгә кадәр дәвам иткән сынаулар шушы тынгысыз хезмәтнең бердәмлеккә, нәтиҗәлелеккә, оешканлыкка һәм өлгерлеккә олы имтихан да булып торды.
Агросәнәгать тармагының җитештерү һәм фәнни-техник куәткә, үсешкән инфраструктурага, белемле һөнәри кадрларга ия булуы төбәк икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә. Тулай төбәк продукты җитештерүдә аграр тармакның өлеше — 7-8 процент. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча Башкортстан Идел буе федераль округында — икенче, Русия төбәкләре арасында җиденче урында тора.
Республика авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен армый-талмый фидакарьлек үрнәге күрсәтүче һөнәр ияләре зур канәгатьләнү хисе һәм яхшы кәеф белән каршылый. Моңа республиканың аграр җитештерүдәге төп күрсәткечләр буенча илдә лидерлар сафында торуы да зур этәргеч бирә. Рәсми мәгълүматларга караганда, мәсәлән, Башкортстан ит җитештерү буенча — бишенче, сөт һәм бал җитештерүдә, сыер маллары саны буенча беренче урында торса, атлар исәбе һәм бәрәңге үстерүдә — өченче, сарык һәм кәҗәләр саны буенча тугызынчы, ә федераль округта беренче урында. Башкортстан агросәнәгатьчеләренең быел да Бөтенрусия “Алтын көз-2015” күргәзмәсеннән алтын медальләр һәм иң мәртәбәле бүләк “Гран-при” белән кайтуы тармакның инновацион үсеш юлында булуын һәм аграр секторны модернизацияләүнең уңышлы дәвам итүен күрсәтә.
Һөнәри бәйрәм алдыннан, байтак еллар дәвам иткән традиция буенча без, тармак министрлыгы җитәкчелеге белән очрашып, ирешелгән уңышлар, алда торган бурычлар хакында сөйләштек. “Кызыл таң” гәзитенең бүгенге кунагы — авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин.
— Хөрмәтле Азат Салаватович, республикада уңыш бәйрәмен тантана иткәндә, әлбәттә, сәхнә түренә иң элек басу уңганнарын чакыралар. Әңгәмәне дә Башкортстан игенчеләренең хезмәтенә бәя бирүдән башлау дөрес булыр. Биоклиматик шартлар авыл эшчәннәрен зур сынауга карамастан, аграрийлар ашлыкның тулай җыемын 3,2 миллион тоннага җиткерде.
— Мин сүземне Башкортстанның илнең тотрыклы аграр җитештерүгә ия булган төбәге булып калуыннан башлар идем. Республика агросәнәгать тармагын бүген уңышлы эшләүче 900 авыл хуҗалыгы оешмасы, шул ук күләмдә азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиесе, биш меңнән күбрәк крестьян-фермер хуҗалыгы һәм шәхси малтабар, алты йөз меңгә якын шәхси ярдәмче хуҗалык берләштерә. Аларның һәркайсы җитештерүнең барлык юнәлешләрендә үз өлешен кертә һәм республика халкын сыйфатлы туклану продуктлары белән тәэмин итүдә, азык-төлек тотрыклылыгын саклауда мөһим роль уйный. Шуңа күрә мин бу бәйрәмне тоташ республикабыз өчен тантаналы көн дип әйтер идем.
“Башкортстан икмәге” дигән мәртәбәле исемне авыл уңганнары күтәрә. Быел без соңгы елларда рекордлы уңыш җыеп алдык. Уртача гектар куәте — 18 центнер, келәтләребез тулы, авыл ихаталары ихтыяҗына җитәрлек. Тулай күләмдә йөзәр мең тонна һәм аннан да күбрәк ашлык җыеп алучы Авыргазы, Баймак, Благовар, Дәүләкән, Илеш, Мәләвез, Стәрлетамак, Чакмагыш һәм Чишмә районнары эшчәннәренә олы рәхмәтләрне җиткерәсем килә. Аерым хуҗалыкларда төшем 30-40ар центнер тәшкил итте. Алар бәйрәм тантанасында аерым хөрмәтләнәчәк.