+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
25 ноябрь 2015, 21:18

Тәвәккәлләргә генә кирәк!

Светлана Хурамшина каз үрчетүдә зур тәҗрибә туплаган.Туймазы районының Аблай авылында яшәүче Светлана Хурамшина гаиләсе белән каз үстерүне отышлы кәсепкә әйләндергән.

Туймазы районының Аблай авылында яшәүче Светлана Хурамшина гаиләсе белән каз үстерүне отышлы кәсепкә әйләндергән.

– Элгәре мин шәһәрдәге тукылмаган материаллар фабрикасында эшләгән идем. Ләкин 2000 еллар башында бөлгенлеккә төшкән пред­прия­тиедән китәргә туры килде, – ди ул. – Язмыш шулай кушкандыр, ирем Динар белән 12 ел инде Аблайда яшибез. Кызыбыз Алина әле 5нче сыйныфта укый. Монда килеп төпләнгәч тә, мин шуны яхшы төшендем: җитеш дөнья көтү өчен авылда да ниндидер ышанычлы керем чыганагы булырга тиеш. Күп уйлап тормыйча, ирем белән тәвәккәлләп, каз үстерү эшенә тотындык, бу тармакта зур гына тәҗрибә тупларга да өлгердек. Эш колачын киңәйтә барып, хуҗа­лыгыбызда диетик ит җи­тештерүне дә сизелерлек арттырдык. Былтыр, казлардан тыш, 200 баш күркә-үрдәк үстергән идек. Аның ите дә базарда яхшы үтә, ләкин бу кош­лар озаграк үсә, авырлыклары да кимрәк. Шуны исәпкә алып, быел яз Благовар кошчылык фабрикасыннан каз бәбкәләре генә алып кайттык.

Әлбәттә, каз үстерү һәм симертү белән генә эш бетми. Кулга акча керсен өчен җитештергән продукцияне үтемле итеп сата белергә дә кирәк.

– Көзге муллык сезоны үткәч, без дә базарга чыга башлыйбыз, – ди ул. – Быел да Туймазы, Октябрьский шә­һәрләрендә үткәрелгән ярминкәләрне көтеп алдык. Анда диетик итнең килограммын 400-450 сум белән сатарга була. “Линда” токымлы казларның авырлыгы 4-4,5 килограммнан да артып китә. Җитештергән продукциябезне беркайчан да алыпсатарларга бирмибез, югыйсә, Уфа якларыннан да килеп, килограммын 300 сум белән алып китәргә телиләр. Базар юлында йөрергә хәзер үзебез дә өйрәнеп беттек. Сатып алучылар да авыл җирендә үстерелгән, яхшылап эшкәртелгән казларны күреп тора.

Яңа ел алдыннан базарларда сәүдә тагын да кыза төшә, анда 20-25 казны берничә сәгатьтә алып та бетерәләр.
Каурый-мамык чималы да югалмый. Яңарак Уфадан килеп, килограммын 300 сум белән алып киттеләр. Бу да иш янына куш.

Тырышсаң, бүген авылда да акча эшләргә була. Шунысына да сөенәм: мәктәптә “дүртле” һәм “бишле”гә генә укучы кызым Алина да кул арасына керде. Исән-имин булып, киләчәккә тагын да зуррак планнар корабыз.
Читайте нас: