Альбина Рәсмәкәйдә күпбалалы гаиләдә туып-үскән. Авылда сигезьеллык мәктәп тәмамлагач, Уфадагы 59нчы училищеда тегүче һөнәрен үзләштерә. Укып чыкканда ук бишенче разряд бирәләр тырыш кызга. Хезмәт юлын Пушкин урамындагы “Көнкүреш йорты”ның тегү цехында башлый. Соңрак Татарстанның Яр Чаллы һәм Чиләбе өлкәсенең Әшә шәһәрләрендә дә яшәргә һәм эшләргә туры килә.
Илдә көнкүреш хезмәте күрсәтү йортлары ябылып, тегүче һөнәренең кадере беткәч тә югалып калмый авыл кызы. Пешекчеләр әзерләүче курс тәмамлый. Сочида Олимпиада объектларын төзүдә катнашырга да, Ямал ярымутравында нефтьчеләр белән эшләргә дә туры килә аңа. Соңгы елларда Уфадагы “Националь” ресторанында шеф-повар булып эшли.
Ләкин кайсы тарафларда яшәп, нинди генә эш башкармасын, күңеле туган авылына тартыла. Шуңа 2007 елда тормыш юлдашы Николай Новаев белән Рәсмәкәйдә йорт сатып алалар.
— Ялкау булмасаң, эштән курыкмасаң, хәзер авылда дөбердәтеп дөнья көтәргә мөмкин, — ди Альбина ханым. — Төрле елларда сыер, кәҗә-сарык, дуңгызлар, тавыклар асрадык. Үзебездән артканны сатабыз. Шунысы яхшы, күршедәге Олы-Теләк авылында һәр пәнҗешәмбедә зур базар җыела.
Ә күркәләр белән беренче ел гына шөгыльләнәләр. Һәм, әйтергә кирәк, нәтиҗә көткәннән дә яхшырак булган. Тәүдә, әлбәттә, Интернет аша бу кәсепнең нечкәлекләре белән танышканнар. Май аенда Стәрлетамакка барып 50 баш күркә бәбкәсе сатып алганнар. Майдагы 30 градустан югары эссе көннәрне күпләр хәтерлидер. Юлда пешеп, берничә бәбкә җан тәслим кылган. Шулай да 35 башны исән-имин үстергәннәр.
...Ә өмәгә килгәндә, күркәләрне Рамил Газизов барлык шартларын китереп чалып биргән. түшкәләрне эшкәртүдә бертуган сеңлесе Раушания Ибраһимова, күршеләре Гүзәл Абдуллина, Роза Садыйкова һәм Сәмәрә Рамазанова ярдәмләшкән.
Кайнар суда җиңелчә генә пешекләп алган күркә түшкәсенең мамыгын һәм каурыйларын йолку артык кыен түгел икән. Шуңа бер көндә унсигез күркәне җиңел генә эшкәртеп өлгергәннәр.
— Тагын бер тапкыр җыелмый булмас инде. Унөч күркәбез калды әле. Бергәләшеп эшләве күңеллерәк бит, — дип шатлыгы белән уртаклаша бәхетле хуҗабикә.
— Күркә бәбкәләрен үстерү бик авыр, дип сөйлиләр...
— Тәүге ике айда авыррак, әлбәттә. Ләкин, урыслар әйтмешли, “овчинка выделки стоит”. Тагын нинди йорт кошын 6 ай эчендә бу кадәр үстереп була?
Чыннан да бер күркә түшкәсен үлчәүгә салып карадык — төп-төгәл 10 килограмм тартты. Бүген базарда итнең килограммы күпме торуын гәзит укучыларыбыз чамалыйдыр.
Кыш карап чыгарсаң, ата күркәдән 20 килограммнан да артыграк ит алырга мөмкин икән. Тик хуҗаларның әлегә аларны салкыннарда асрарлык җылы абзары юк. Шуңа алдагы елда кимендә 70 күркә бәбкәсе алып үстерергә, ә киләчәктә аларның санын 100 башка җиткерергә ныклап карар иткәннәр.
Альбина ханым безгә тагын бер серен чиште. Киләчәктә бүдәнә үр-четүне җайга салырга теләкләре бар икән. Ныклап тотынсалар, бу хыялларының гамәлгә ашарына да шик юк.
Менә шуннан соң “авылда эш юк”, дип әйтеп карагыз инде?