+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
15 декабрь 2015, 22:24

“Лимузин” — ... 500 килограмм ит ул!

Бу күрсәткечкә ирешүнең сере – мал азыгының сыйфатында.“Лимузин” дигәч, әлбәттә, никахлашучы парны утыртып, аларның бәхетле киләчәгенә таба җилдерүче үзенчәлекле автомобильне күз алдына китерәбез. Ә менә Туймазы районының “Сава-Агро-Япрык” хуҗалыгында эшләүчеләр өчен “лимузин” – сыер малы. Аның да гади генәсе түгел, ит токымлысы.

Сигез ел элек Франциядән кайтарылган 30 баш терлек бүген 1200гә җиткән, шуларның 500е – бозаулаучы сыерлар. Ел ахырына малларның саны тагын йөзгә артачак, дип ышандырдылар хуҗалыкта. “САВА” ит комбинаты белән хезмәт­тәшлек әнә шулай башланган. Ул ике як өчен дә отышлы. Предприятие ит җитештерү мәйданчыгы оештырган, арзан һәм сыйфатлы чимал исәбенә сатып алучыны канәгатьлән­дерерлек бәядән продукция тәкъдим итә. Хуҗалык исә язгы-көзге кыр эшләренә, башка кирәк-ярак өчен инвестор тапкан.

— Итнең үзкыйммәте нәрсә исәбенә киметелә? — дип кызыксынам хуҗалык җи­тәкчесе Рамил Хәлиул­линнан.
— Мал азыгы җитештерүне арзанайту исәбенә, — дип җавап бирде ул. — Чәчү мәйданнарын киңәйтәбез, үзебезнең 2200 гектарга 450 гектар пайчылар җирләре дә өстәлде. Көзен аларга ашлык бүләбез.

Биредә үстерелгән ике яшьлек үгезләр 500 килограмм ит бирә. Соңгы берничә елда Мәскәүдә үткән “Алтын көз” күргәзмәләрендә дүрт алтын медальгә лаек булганнар. Анда тәкъдим ителгән авырлыгы 1,5 тоннадан артып киткән нәсел үгезенә тиңнәр табылмаган. Шундый куәтле терлек ас­рау­ның төп сере, әлбәттә, ашатуга бәйледер дигән фикер белдерәм.

— Эш күләмдә түгел, мал азыгының сыйфатында, — дип җавап бирде Рамил Гайса улы. – Рацион фәнгә нигезләнеп төзелгән, алдынгы тәҗрибәләрне кулланабыз. Симертүгә куелган терлек өчен аксым кирәк. Шуңа күрә кузаклы культуралар, эспарцет, люцерна чәчәбез.

Токымлы терлеккә фәкать үзләрендә җитештерелгән азыкны ашаталар. Хуҗалыкта шартлы мал башына район буенча иң күп күләмдә – 44 центнер мал азыгы хәзерлән­гән. Бөртеклеләрдән уртача уңыш 24,1 центнер тәшкил иткән. Акрынлап кирәкле барлык төр техника да сатып алынган. Япрык һәм Илчембәт авылларыннан 35 кеше эшләгән коллективта уртача хезмәт хакы да районда иң югарысы – 25 мең сум.

— Кешеләр теләп эшли, — ди җитәкче. – Социаль программалар да гамәлдә. Хезмәткәрләребезне ел саен шифаханәләргә җибәрәбез. Бу эш Яңа елдан соң планлаштырылган.

Иң мөһиме – инвестор ярдәме белән терлек абзарлары реконструкцияләнгән, яңа ферма биналары төзелгән. Бүген хуҗалыкта җиде корпус бар. Аларда күбесенчә бозаулар асрала, терлекләр исә асылда ачык һавада тотыла. Хуҗалык шулай ук районда беренчеләрдән булып “электр көтүчесе”н куллана башлаган. Шуның ярдәмендә маллар беренче салкыннарга кадәр яланда йөртелә. Бозаулар 9 айга кадәр имезелә, сыердан аерганда алар инде 400-450 килограмм авырлыкта була. Уртача тәүлек­лек артым 1200 грамм тәшкил итә, хуҗалыкта аны 3 килограммга кадәр җиткерү максаты куелган. Арытаба биредә җитештерелгән “мәрмәр ит”не кибетләргә чыгару да күз уңында тотыла.

“Сава-Агро-Япрык” – токымчылык репродукторы да, би­редә токымлы терлек, республика районнарыннан тыш, илебезнең төрле төбәкләренә озатыла. Быел Авыл хуҗа­лыгы хезмәткәрләре көнендә республика Башлыгы Рамил Хәлиуллинга “Елның иң яхшы токымчылык предприятиесе” дипломын тапшырган. Алдагы елда “Сава-Агро-Япрык” хуҗалыгына токымчылык заводы статусы бирелер дип көтәләр, бу төрле программалар аша дәүләт ярдәме алу мөмкинлеге бирәчәк дигән фикердә җитәкчелек.
Читайте нас: