+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
16 декабрь 2015, 21:31

Техника җырлап торса, эшләр дә көйле бара!

Шуңа да Федоровка районының “Азат” хуҗалыгында ремонтка урып-җыю тәмамлангач та тотыналар.“Иске яңаны саклый”, ди халык. Бу җәһәттән Федоровка районының иң алдынгы хуҗалыкларының берсе булган “Азат” җәмгыятендә, нигездә, яңа, заманча техникада эш итсәләр дә, машина-тракторларны һәрдаим саклап, карап тоту да биредә матур гадәткә әверелгән. Менә быел да басу эшләре тәмамлану белән монда авыл хуҗалыгы техникасын ремонтка һәм алдагы язга әзерләүгә бастырганнар. Ә алар саны биредә аз түгел.

— Бүген хуҗалыкта 22 трактор, шул исәптән ике “К-700”, дүрт “Т-150”, ике “ДТ-75”, ундүрт “МТЗ-82” исәпләнә. Бүген алар тулысынча төзек­ләндерелеп бетте диярлек. Соңгы “ДТ-75” тракторы капиталь төзекләндерелгәннән соң шушы көннәрдә сафка бастырылачак. Шулай ук тагылма инвентарьны ремонтлау да тәмамланды, — диде, МТМда эшләр торышы белән таныштырып, “Азат” җәмгыятенең баш инженеры Мөдәрик Халитов.

Хәер, алдынгы хуҗалыкта ремонт эшләрен шулай тиз тотулары очраклы түгел. Беренчедән, югарыда телгә алынуынча, биредә техник паркны яңарту буенча зур хәстәрлек күрелә. Мәсәлән, былтыр гына берьюлы дүрт “Акрос” комбайны сатып алганнар. Башка техника да ел саен даими яңартылып тора. Икенчедән, хуҗалык ремонт эшләренә акчаны бервакытта да кызганмый. Шуңа запас частьләр белән өзеклек юк. Ә бу исә техниканы тиз арада сыйфатлы итеп җыеп, сафка бастыру мөмкинлеге бирә. Өченчедән, һәм, бәлки, монысы иң мөһимедер дә, биредә чын-чыннан үз һөнәренең остасы булган, эшне яратып һәм намус белән башкаручы фидакарьләр хезмәт сала. Бу җәһәттән баш инженер техника ремонтлауда аеруча Сергей Русановны, Олег Асабинны, Владимир Луконинны, Вилдан Халитовны, Степан Селяевны, Дмитрий Никитинны һәм Гобәй Дашкинны мактап телгә алды.

— Бу егетләр тәмам өметсез күренгән техникага да “һә” дигәнче җан өрә, — диде ул, оста ремонтчылар эшеннән канәгать калып.

Тракторлар ремонты тәмамланган­нан соң чират “КамАЗ”ларга җитәчәк. Быел ике “КамАЗ”ны капиталь төзек­ләндерү күздә тотыла. Әлбәттә, болардан тыш, 15 мартка кадәр хуҗа­лык­та булган башка техника да җен­текле күздән кичереләчәк.

—Тиешле вакытка бөтен техника һәм агрегатлар да тулы әзерлек сызыгына бастырылачак. Бу безгә алдагы чорда да барлык мөһим кампанияләрне өзеклексез үткәрү өчен кирәк. Техника җырлап торса, эшләр дә көйле бара, кәеф тә күтәренке, нәтиҗәләр дә югары була, — диде авыл хуҗалыгы өлкә­сендә зур тәҗрибә туплаган “Азат” җәмгыяте җитәкчесе Рәфис Дашкин.
Читайте нас: