+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 декабрь 2015, 21:40

Ашлык бәясе нефтьтән кыйммәтрәк

Аграр реформалар салаватлыларны чыныктырды.Ил Президенты Владимир Путин агросәнәгать тармагы алдына мөһим бурыч куйды. “2020 елга эчке базарны үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән тулысынча тәэмин итәргә кирәк. Русия Көнбатыш җитештерүчеләре күптән югалткан экологик яктан чиста, сәламәтлек өчен файдалы һәм сыйфатлы продуктларны поставкалаучы дөньядагы эре “уенчы” булырга сәләтле”, — диде Владимир Владимирович Дәүләт думасына Юлламасында.

Билгеле, моңа ирешү өчен авыл хуҗалыгындагы югалтуларны тергезергә, хаталарны төзәтергә кирәк. Әлбәттә, беренче чиратта, эре җир биләүчеләр кулында булып, чәчүлекләрдән төшеп калган мәй­даннарны тергезү зарур. Галимнәр ил күләмендә ташландык хәлгә төшкән сөренте җирләрнең 40 миллион гектардан артуын дәлилли. Әйткәндәй, Башкортстанда дистәләрчә еллар эшкәртелмичә деградацияләнгән мәйданнар 1 миллион гектарга җитә.
Бүген авыл хуҗалыгы зур кыенлыклар кичерә. Ләкин аны Хөкүмәт тарафыннан кыерсытыла дип әйтүчеләр елдан-ел кими. Төрле хата-ялгышлар аша аграр тармак аякка баса һәм ил икътисадында гына түгел, дөнья халкын азык-төлек белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Уңай үзгәрешләр Башкортстанда да бар. Бу турыда Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәмендә дә, Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында да телгә алды. Шул ук вакытта, республикада еллар дәвамында “урталыкта” йөрүче яки җитештерүдәге төп күрсәткечләр буенча ирешелгәннәрне югалтучы районнар да аз түгел. Берничә көн элек Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Илдар Тимергалин видеоселектор киңәшмәсендә дәүләт программасында каралган максатлы индикаторларны үти алмаган районнарга кисәтү ясады.

Ничек кенә булмасын, хәзер авыл продукциясенә ихтыяҗ юк, хаклар түбән дигән сылтау белән җитәкчеләр үзләренең булдыксызлыгын аклый алмый. Бүген дөнья базарында нефтькә бәяләр төшсә дә, азык-төлеккә ихтыяҗ артуын дәвам итә. Шул ук вакытта, импорт продукциясен кертүне киметүнең дә үзебезнең җитештерүчеләргә яхшы стимул булуын аңларга кирәк.

Дөнья, ил күләмендә хәл-вакыйгалар көнләп түгел, сәгатьләп үзгәргән чорда авыл ничек яши? Авыргазы районында билгеле аграр җитәкче, “Салават” крестьян-фермер хуҗалыгы җәмгыяте рәисе, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Василий Федоров белән шул хакта сөйләшәбез.

Русиянең аграр тармагы мөмкинлекләре турында уйлаганда, “Росстат” әзерләгән мәгълүматларга игътибар иттем. Анда бу елның гыйнвар-сентябрь айларында илебезнең чит илгә нинди продукцияләр сатуы бәян ителә. Беренче урында, әлбәттә, нефть. Шушы вакыт эчендә ул 69,6 миллиард долларлык озатылган. Аннары — табигый газ, металл, химик продукция һәм машина-җиһазлар. Соңгысы — 17 миллиард долларлык экспортланган. Алтынчы урында — азык-төлек продуктлары. Чит илләргә 11,2 миллиард долларлык сатылган. Ә бит 10 ел элек Русия азык-төлекне читкә нибары 3 миллиард долларлык кына сатарга сәләтле иде. Федераль тармак министры Александр Ткачев ел ахырына бу күрсәткечнең 20 миллиард доллардан ким булмаячагына ышандыра. Үсеш — 6 тапкыр һәм анысы да чик түгел.

Ирексездән, дистәләрчә ел элек дәүләт дәрәҗәсендә яңгыраган лозунг искә төште. “Илне фермерлар туендырачак” дигән чакыру тоташ ил күләмендә меңләгән күмәк хуҗалыкны таркатуга китерде. Хәзер кайсы категориядәге хуҗалыкларның нәтиҗәлерәк эшләвенә бәя бирү дөрес яңгырамас кебек. Үтемле җитештерү белән шөгыльләнүче һәркемгә дәүләт ярдәм итәргә әзер.

Салават исемендәге колхоз үз йөзен дә, хуҗалык итү тәртибен, иң мөһиме — эшче көчләрен саклап кала алды. Пай җирләрен арендага биреп, фермер хуҗалыгы исемен дә, яңача шартлар таләп иткәч җәмгыять статусын да калдырды алар. Биредә 600 пайчының җире тупланган.

Саннар телендә. Хуҗалыкта эшсезлек юк. Пайчыларга ел йомгаклары буенча берәр центнер ашлык, унар центнер салам түләүсез бирелә. Ун ай йомгаклары буенча уртача эш хакы 19-20 мең сум тәшкил итә.
Читайте нас: