+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
23 декабрь 2015, 22:13

Герефордлар Федоровка төбәген үз итте!

Үзәк МТСы Миякә филиалының биредәге бүлекчәсе фермасында симертүгә куелган бозаулар ел эчендә 500 килограмм авырлык җыя.Үзәк МТСының Миякә филиалы Федоровка бүлекчәсенең Коры Изәк фермасына герефорд токымлы 82 баш мал 2009 елның 12 октябрендә кайтарылды. Аңлашыла, тәүге чорда океан артыннан кайткан һәм җылыга күнеккән маллар безнең шартларда тернәкләнеп китә алырмы, көтелгән артым белән сөендерерме дигән борчылулар, шик-шөбһәләр дә булмады түгел. Һәм, чыннан да, республикадагы кайбер районнарда бу юнәлеш нәтиҗәле үсеш алалмады, башланды да ташланды. Ә менә Федоровка районында урындагы җитәкчелекнең әлеге юнәлешкә җитди игътибары, белгечләрнең алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, гыйльми нигездә эш итүе һәм, әлбәттә, Коры Изәк фермасы коллективының фидакарьлеге нәтиҗәсендә биредә чын-чынлап герефорд токымлы малларны симертү комплексы үсеп чыкты.

Читайте нас: