+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 декабрь 2015, 21:46

Басуда — “Туман”, фермада — “кран”!

Шушы көннәрдә Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгына ун миллион сумлык яңа техника кайтты.Икътисади яктан куәтле һәм нәтиҗәле үсешүче хуҗалык үзләре исәбенә һәм дәүләт ярдәме белән елның-елында берничә берәмлек үзйөрешле техника һәм тагылма агрегат сатып ала. Бу җәһәттән шушы көннәрдә генә хуҗалыкка Англиядә җитештерелгән өр-яңа JСВ телескопик йөк төягеч һәм үзйөрешле “Туман-2” агу сиптергеч кайтты.

— Әлеге куәтле техниканың һәркайсы кооператив казнасына якынча 5 миллион сумга төште. Әмма алар шуңа тора һәм бу тулысынча аклана. Мәсәлән, телескопик йөк төягеч безнең эшчәнлектә ел әйләнәсенә кирәк булган дүрт төр гадәти техника хезмәтен берүзе башкара ала. Аны төзелештә кран рәвешендә, мал азыгы хәзерләү чорында басуда печән, салам төягеч буларак та, кышын мәхлукларга мал азыгы төяп кертүдә дә, фермадан тирес чыгаруда да файдаланырга мөмкин. Моңа кадәр исә безгә бу эшләргә берничә төр төягеч җәлеп итәргә туры килә иде. Хәзер эшләр күпкә җайлашыр дип уйлыйм, — диде, заманча техниканың куәтләре һәм мөмкинлекләре белән таныштырып, Фрунзе исемендәге кооперативның һәрдаим алга карап эш итүче җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйруз Галиев.
Читайте нас: