+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
31 декабрь 2015, 14:35

Ил таяна, халык ышана сезгә!

Хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Колонналар залында үтте.

– Бүген без хезмәт алдын­гыларын тәбриклибез, – диде Рөстәм Зәки улы. – Сез мондый югары нәтиҗәләргә зур тырышлык салып ирештегез. Шушы чорда үз алдыгызга бары тик югары максатлар гына куйдыгыз. Ире­шелгәннәрдә генә туктап калмагыз. Киләсе һәм аннан соңгы елларда тормышыгыз истәлекле вакыйгаларга бай булсын. Дөньяда икътисади хәл катлаулы булса да, төбәк елны яхшы нәтиҗәләр белән тәмам­лый. Авырлыкларга карамастан, һәр юнәлештә, һәр тармакта эш бара. Чөнки халкыбыз тырыш, уңган. Ничек кенә булса да, яңа үрләргә омтылып яшәргә кирәк. Сезне тагын бер тапкыр ихлас тәбриклим!

Арытаба республика җитәк­чесе бүләкләр тапшырды. Бүләк­ләнүчеләр фикерләре, тәэссо­рат­лары белән уртаклашты.

– Бүген минем өчен истәлекле, дулкынландыргыч көн, – диде Салават Юлаев ордены белән бүләкләнгән Башкортстан Башлыгы каршындагы Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясе профес­соры Рәдил Мөхәммәтдинов. – Озак еллар Салават районы хакимиятен җитәкләдем. Шул чорда Малояз авылында Салават Юлаевка искиткеч музей ачтык. Бу максатка ирешү өчен күп көч салырга туры килде. Бүген музей бөтен республика халкы игъ­тибарын җәлеп итә. Музейдан халыкның беркайчан да өзел­мәвенә шатланып яшим.

Бүләкләү тантанасы истә­леккә фотога төшү, фикер алышу белән тәмамланды.
Читайте нас: