+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 гыйнвар 2016, 02:00

Максат — 6 тонна!

“Урожай” кооперативында 2020 елга һәр сыердан савым күрсәткечен шушы күләмгә җиткерү бурычы куялар.“Урожай” кооперативы Борай районында гына түгел, республика күләмендә дә иң эре һәм куәтле авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиеләренең берсе булып тора. Хуҗалыкның чәчүлек мәйданнары 7 мең гектардан артса, маллар саны 2 мең башка җитә. 2012 елда кооперативның республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән тормышка ашырылучы “500 ферма” программасына кушылуы исә биредә терлекчелек продукциясе җитештерү күрсәткечен тагы да югарырак баскычка күтәрү мөмкинлеге биргән. Борай районында булганда яңартылган ферманың куәтләре һәм кышлату барышы белән без дә барып таныштык.

Читайте нас: