+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 гыйнвар 2016, 02:00

Шәһәр егете сынатмый

Александр Шарков кыска вакыт эчендә Миякә районында алдынгы терлекчеләр сафын тулыландырды.“Башнефтегеофизика”оешмасының ярдәмче хуҗалыгы булган “Маяк” авыл хуҗалыгы җәм­гыяте соңгы елларда Миякә районында, чын-чынлап, маякка әверелеп бара. Кырчылыкта да, терлекчелектә дә тот­рык­лы уңышлары белән куандыра. Европа стандартларына ярашлы җи­һазландырылган Миякә­тамак фермасы районда гына түгел, республикада үрнәклеләр исәбендә. Биредә бөтен эш механи­ка­лашты­рылган, хезмәт хакы югары һәм даими түләнеп килә. Ике ел ярым эчендә хуҗалыкта гына түгел, районда алдынгы терлекче булып танылган Александр Шарков — хуҗалыкның горурлыгы. Контроль-исәп приборлары һәм автоматлар белгече булган Уфа егете Александр Юрьевич Миякәтамакка яшәргә кайту белән заман таләпләренә тулысынча җавап бирүче фермага эшкә килә.

Миякәтамак фермасында булдыклы һәм һәр эшкә оста егетне шундук үз итәләр. Шарков еш кына хезмәтне дөрес һәм нәтиҗәле оештыру буенча файдалы тәкъдимнәр кертә.

— Гаиләдә биш малай үстек. Өчебез авылны үз иттек — терлекчелектә эшләүгә өстенлек бирдек! — ди Александр.
Александр Юрьевич хатыны Дилара Варис кызы белән кызлары Елизаветаны үстерә. Авылда төпләнергә ниятләгән яшь гаиләгә хуҗалык фатир белән дә ярдәм итмәкче.

— Александр эш яратуы, аек акылы һәм бернәрсәгә дә битараф булмавы белән аерыла, Аксен авыл хуҗалыгы колледжында читтән торып укый — мондый егетләр хуҗалыкның киләчәге, — ди “Маяк” җәмгыяте директоры Фәнзил Идрисов.
Читайте нас: