Мәсәлән, хуҗалыкка “МТЗ-921” тракторы сатып алу кышлату чорында фермаларда кул көче куллануны сизелерлек киметү һәм эшне күпкә җиңеләйтү мөмкинлеге биргән. Фермалар янын кардан тазарту да, малларга печән-салам кертү дә, тирес чыгару да шушы җыйнак кына, әмма берүзе бишкә торырлык техника ярдәмендә башкарыла. Сүз дә юк, нинди генә техниканың да нәтиҗәле эшләве аны иярләүчегә бәйле. Бу җәһәттән яшьлек дәрте ташып торучы, булдыклы механизатор Илдус Сөяргуловны хуҗалыкта барлык яклап та мактап телгә алдылар.
— Югары Явыш авылындагы фермада эшләрне тәмамлауга “һә” дигәнче Кузьминовка фермасына барып җитә. Анда эшләрне тәртипкә салуга Илдус Сөяргулов заманча техникасында инде хуҗалыктагы башка мөһим бурычларны үтәүгә алынган була. Күз генә тимәсен, барлык яклап та уңган, булдыклы егет, — диде аның хакында “Азат” җәмгыяте җитәкчесе Рәфис Дашкин.
Хәер, бу җәһәттән эшне Илдус Сөяргулов кебек чын-чыннан яратып, барлык күңел җылысын биреп башкаручылар хуҗалыкта аз түгел. Әйтик, Югары Явыш авылындагы фермада Фәния Исмәгыйлова, Гүзәл Якупова, Әлфия Дашкина кебек алдынгы савучылар һәрдаим югары күрсәткечләргә ирешсә, моның өчен ныклы җирлекне ферма мөдире Рафаил Илбахтин җитәкчелегендә Таһир Дашкин, Тәлгать Дашкин, Нәфис Халитов кебек фидакарь терлекчеләр әзерли.
Чөнки, әйтик, кыш айларында да хуҗалыкта һәр сыердан уртача 11-12 килограмм сөт савып алалар икән, моңа, әлбәттә, тәү чиратта, терлекчеләрнең малларны тәүлек әйләнәсенә диярлек азыктан өзмәве нәтиҗәсендә ирешелә. Ә мал азыгы язга кадәр бетә дип куркасы түгел: биредә ул елның-елында ел ярымлык запас белән хәзерләнә. Менә әле дә, кыш уртасы җиткәндә дә, фермалар янында печән дә, салам да эскерт-эскерт өелеп тора. Билгеле, болар белән бергә силос-сенаж да, катнашазык та маллар алдыннан өзелми. Ашасыннар гына! Юкка гына хуҗалыкта һәр малга (ә алар меңнән артып китә) азык 40 центнер исәбеннән хәзерләнмәгән!
Иң мөһиме шул: “Азат”лылар ирешелгәннәр белән генә чикләнми, хуҗалык куәтләрен арытаба үстерү хәстәре белән дә яна. Бу җәһәттән алар узган ел ахырында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов башлангычы белән тормышка ашырылучы “500 ферма” программасына кушылган. Аның кысаларында ферма комплексларында колачлы төзекләндерү һәм механикалаштыру эшләре җәелдерү һәм терлекчелек продукциясе җитештерү куәтләрен яңа баскычка һәм яңа сыйфат дәрәҗәсенә күтәрү максаты куела.
— Моның өчен бездә ныклы нигез бар. Ә инде республикада һәм районда аграр тармакны үстерүгә шушы рәвешле зур игътибар һәм ярдәм бирү безгә ниятләгәннәрне тормышка ашыруда яңа мөмкинлекләр ача. Мондый хәстәрлек өчен җитәкчелеккә авыл эшчәннәре исеменнән ихлас рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә, — диде бу җәһәттән Рәфис Дашкин.
Менә шулай Яңа елны яңа бурыч-максатлар һәм җитди эш планнары белән башлый “Азат” җәмгыяте уңганнары. Ниятләгәннәрнең барысын да нәтиҗәле тормышка ашырырга язсын һәм, гомумән, аларга да, башка аграрийларга да уңышлы хуҗалык елы булсын, дигән теләктә калыйк!