Арслан үз көчен күрсәтәчәк әле!
Стәрлебаш районы фермерлары сарыкчылык тармагын тергезү максаты куя.Илнең социаль-икътисади хәле нинди үзгәреш кичерсә дә, халыкның тамагын туйдырырга кирәк. Бу аграр җитештерү мөмкинлекләренә, дәүләтнең авыл хуҗалыгы сәясәтенә бәйле. Колхоз-совхозларның тарала башлавына да чирек гасыр үтте. Хуҗалык корылышы, җитештерү алымнары, милек хуҗалары алышынды. Ә азык-төлеккә ихтыяҗ үзгәрешсез. Кыргый базар мөнәсәбәтләре иң көчле аграр хуҗалыкларны да тезләндергән чаклар булды. Аларның таралу сәбәпләре — җитәкчеләре намусында.