Чара “Боҗыр” хуҗалыгыннан башланды. Аның җитәкчесе Әгъләм Хөснетдиновның әйтүенә караганда, Боҗырдагы сөтчелек фермасында бүген 300 баш савым сыеры асрала, алардан көненә 23 центнер сөт савып алына. Узган елда хуҗалык терлекчелек продукциясе сатудан гына да 30 миллион сумга якын саф табыш алган, шуның 17 миллион сумы — сөт, 13 миллион сумы ит сатудан кергән.
Моңа нәрсә исәбенә ирешелгән соң? “Сөтчелек фермасын “500 ферма” программасы буенча яңартып кору исәбенә”, — дип җаваплый хуҗалык рәисе.
Программа кысаларында соңгы ике елда биредә 19 миллион сумлык яңартып кору эшләре башкарылган. Атап әйткәндә, абзарлар модернизацияләнгән, яңа саву заллары куелган. Боларның барысы да җитештергән продукциянең үзкыйммәтен киметергә мөмкинлек биргән. Мисалга, ферма яңартып корылганчы бер айга 120 мең киловатт электр энергиясе сарыф ителсә, хәзер ел буена нибары 150 мең киловатт кына кулланыла.
Бүген фермада барлыгы 29 кеше хезмәт сала. Аларның һәркайсына үз хуҗалыгында да күпләп мал асрап яшәү мөмкинлеге тудырыла. “Эш шартларыннан һәм хезмәт хакларыннан канәгатьбез. Үз җиреңдә тырышып эшләүгә ни җитә?!” — ди фермада эшләүчеләр.
Әлеге вакытта фермада 149 баш терлек симертелә.
— Узган елда 1200 центнер ит җитештердек. Быел да шул санны түбән төшермәскә исәп, — ди хуҗалык риәсе Әгъләм Хөснетдинов.
М. Хәсәнов исемендәге кооперативта да мал кышлату югары дәрәҗәдә оештырылган. Бүген хуҗалыкта 1000 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 250 баш савым сыеры, исәпләнә. Алардан көненә 17 центнер сөт савып алына.
Хуҗалыкта малларны ясалма орлыкландыруга да зур игътибар бирелә. Узган елда махсус бүлмә кирәкле җиһазлар белән тәэмин ител-гән.
Кышлату барышын караучылар алдында чыгыш ясап, М. Хәсәнов исемендәге хуҗалык рәисе Фаиз Газизов мал абзарларында яңартып кору эшләре алып бару кирәклеген билгеләп үтте:
— Киләчәктә сөтүткәргеч һәм суыту җиһазы кую җитештерелгән сөтнең сыйфатын арттыруга сизелерлек өлеш кертер иде. Әле без эшне шул юнәлештә алып барабыз, — диде ул.
Район хакимияте башлыгы Александр Андреев ике хуҗалыкта да малларны кышла-туның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде һәм арытаба да аларга җиңел булмаган эшләрендә уңышлар теләде. Район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре исә фермаларда санитар таләпләрне үтәү, терлекләрне баланслап ашату буенча анык һәм төпле киңәшләр бирде.