+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
18 февраль 2016, 02:00

Урманның хуҗасы бар

Моннан дүрт ел элек төбәккә эш сәфәре белән килгән республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов районда урман эшкәртүне оештыру зарурлыгын белдергән иде. Бүген биредә “Аскын урман сәнәгатьчеләре” коммерция карамагында булмаган партнерлык эшли.

— Безнең оешма чимал түгел, агачны эшкәртеп сата. Партнерлыкка берләшкән 13 эшкуар да – Аскында туып үскән кешеләр, алар пилорамалар, агач эшкәртү цехлары ачып, аскынлыларны эшле итә, акча да районда кала, — ди башкаручы директор Хәмит Фәйзрахманов.

Аукцион аша 49 елга арендага алынган 42 мең гектар урманның хуҗасы барлыкка килгән. Урман корылышы эшләре үткәрелгәннән соң, елына 98 мең кубометр агач киселергә, 240 гектарда урман утыртылырга тиешлеге билге­ләнгән. Шушы эшләрне бүлешеп башкаручы партнерлык составындагы оештыручы­ларның берсендә – Зөбәрҗәт Фәйзрахманова җитәкчелегендәге участокта эшләр барышы белән таныштык.

Районның иң зур авылларының берсе Кубиязда урнашкан цех биналарын үзләре төзегәннәр. Бүген биредә урман кисү эшенең кызган чоры. Базага ташылган агач, пилорамада ярылып, киптерелә. Аны тирәнтен эшкәртү өчен кирәкле станоклар, төрү һәм башка җиһазлар сатып алынган. Вагонка, плинтус, өстәл-эскәмияләр, умарта, башка агач эшләнмәләр җитештерелә. Кирәк икән, бура да бурап бирәләр. Тиздән евротәрәзәләр, ишекләр дә тәкъдим итәчәкләр. Цехта калдыксыз җитештерү оештырылган. Түбән сортлы агач бинаны җылытуга китә.

— Цехта ышанычлы хезмәткәрләр тупланды, — ди Зөбәрҗәт Рәфыйк кызы. – Алар өчен яхшы шартлар тудырылган. Ашханәдә тукландыру оештырылган.

Бүген биредә 15ләп кеше эшләсә, җәй көне алар саны 25кә якын була. Гомумән, компания 350 кешегә эш бирә. Продукция сатып алучылар, нигездә, Аскын, Бөре районнарыннан. Ә менә пычкы онын Пермьнән үк килеп алалар икән.
Читайте нас: