Тынгысыз һәм тырыш хезмәт һәрвакыт югары нәтиҗә бирүчән. Рәзиф Хөснуллинның эшләре районда гына түгел, республика һәм Русия күләмендә дә уңай бәяләнә. 2012 елда аңа Русия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында катнашу мөмкинлеге бирелде. 2013 елда “Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” исемен алды. Ә күптән түгел исә илебез башкаласында узган фермерлар съездында Русия авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев аңа “Русиянең атказанган фермеры” исеме бирелү турында таныклык тапшырды.
Съездда алган тәэссоратлары белән уртаклашуны сорап, без Рәзиф Хөснуллинның үзенә мөрәҗәгать иттек:
— Мәскәүдә 27нче тапкыр узган Русиянең крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында илнең 70 төбәгеннән 800гә якын, шул исәптән, Башкортстаннан 13 делегат катнашты. Алар арасында Бакалы, Баймак, Дүртөйле, Краснокама, Кырмыскалы, Мәчетле, Мишкә, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Учалы, Яңавыл фермерлары бар иде. Республика делегациясен авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко җитәкләде.
Съездның программасы бик тыгыз булды. Русиянең Авыл хуҗалыгы һәм башка министрлыклар, “Россельхозбанк” һәм “Росагролизинг” компанияләре хезмәткәрләре катнашлыгында узган семинарда сүз фермерлык эшчәнлеге белән бәйле проблемалар һәм аларны чишү юллары турында барды. Аның эшендә катнашкан авыл хуҗалыгы министры Александр Ткачев фермерларга арытаба да ярдәм булачагын җиткерде. Бу очраклы түгел. Соңгы елларда крестьян-фермер хуҗалыклары җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясе ил икътисадын үстерүгә сизелерлек өлеш кертә.
Шунысын ассызыклап китү урынлы булыр, съезд эшендә катнашкан һәркемгә үз фикерен һәм теләген җиткерү мөмкинлеге бирелде. Безнең республикадан барган делегатларның икесе съездның пленар өлешендә дә чыгыш ясады.
Съезд эшчәнлегендә, кунак буларак, Германия, Финляндия, Беларусь фермерлары да катнашты. Аларның чыгышы Русия фермерлары арасында да зур кызыксыну тудырды.
Чараның иң күңелле өлеше, әлбәттә, югары хезмәт уңышларына ирешкән авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Безнең республикадан андый бәхет өч кешегә елмайды. Республика Авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр берлеге рәисе Зифкать Сәетгалиевка — Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, Стәрлебаш районыннан Татьяна Егоровага — Русия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең Мактау кәгазе тапшырылды, ә миңа исә “Русиянең атказанган фермеры” исеме бирелде.
Форсаттан файдаланып, съездда катнашырга мөмкинлек тудырып, шулай ук, югары исемгә тәкъдим иткәннәре өчен республика һәм район җитәкчелегенә, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгына зур рәхмәтләремне белдерәм. Бер генә теләгем бар: киләчәктә дә Русия һәм республика күләмендә фермерлык эшчәнлеген үстерүгә бүгенгедәй ныклы игътибар бирелсен иде. Чөнки фермерлар — алар илне туендыручылар. Илне икмәкле, итле, сөтле итүгә үз өлешләрен кертүчеләргә юллар һәрвакыт ачык булырга тиеш, дигән фикердәмен.