+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
17 март 2016, 02:00

Алдынгы казанышлар – бер мәйданда!

“АгроКомплекс-2016” махсуслаштырылган күргәзмәсендә үзәк урынны исә үзебездә җитештерелгән техника һәм продукция били.Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Уфаның “ВДНХ-Экспо” комплексында үтүче XXVI халыкара махсуслаш­ты­рылган күргәзмәдә булды.Идел буе федераль окру­гында иң зур күргәзмәдә авыл хуҗалыгының барлык тармаклары буенча продукция үр­нәкләре һәм яңа проектлар тәкъдим ителгән. Быел анда Русиянең 30 төбәгеннән 270тән артык, шулай ук, Беларусь, Кытай, Польша, Германия һәм башка илләр компанияләре катнаша.

Республика Башлыгы иң тәүдә күргәзмә алдындагы ачык мәйданга куелган яңа техника белән танышты. Анда 120 безнең һәм чит ил компа­нияләре, шул исәптән, республика предприя­тиеләренең авыл хуҗалыгы техникасы һәм корылмаларның яңа үрнәкләре тәкъдим ителгән.

Стәрлетамак шәһәренең “Агротехсервис” предприятиесе – тулы комплектлы КС-100 “Чулпан” үзйөрешле печән чапкычын, “НефАЗ” компаниясе – “КамАЗ” йөк автомобиле, сөт ташу һәм печән хәзерләүгә тәгаен­ләнгән машиналар, трактор прицеплары, “Акрос РБ” җәмгыяте “Ростсельмаш”та җитеш­терелүче комбайннарны тәкъдим итте.

Башкортстан Башлыгы чит ил продукциясен үзебездә җитештерелгәне белән алыштыру программасын гамәлгә ашыру барышы, аграрийларның нинди техника һәм җиһазларга мохтаҗ булуы белән кызыксынды.

Күргәзмәдә беренче тапкыр комплекслы сыек минераль ашламалар, шул исәптән, “ФосАгро” компаниясендә җитештерелүче сыек фосфор тәкъдим ителде. Компания вәкилләре логистик үзәк һәм минераль ашламаларны сату буенча предприятие төзү барышы белән таныштырды.

Терлекчелек юнәлеше буенча күргәзмәдә йорт хайваннары, кош-корт, кыйммәтле мех бирүче җәнлекләр, балык үрчетү һәм селекция белән шөгыльләнүче хуҗалыклар катнаша. Борай районының “Золотое руно” җәмгыяте – Романов токымлы сарык, Уфа районының “ТДК” агрофирмасы бүдәнә һәм фазаннар үрчетүгә махсуслашкан. Бу хуҗалык вәкилләре кошлар санының 40 мең башка җитүен белдерде. Фирма продукциясе (йомырка, кош ите) зур сорау белән файдалана һәм эре республика, федераль сәүдә челтәрләренә чыгарыла.

“Карман балыкчылык хуҗалыгы” җәмгыяте – Русиядә иң эре индустриаль хуҗалыкларның берсе. Предприятие вәкилләре ел саен 1000-1200 тонна карп, 100-150шәр тонна мәрсин балыгы (осетр) һәм форель, шулай ук, башка төр балык җитештерелүе турында хәбәр итте.

“Үзәк” машина-трактор станциясе, “Фанком” һәм башка предприятиеләр төрле деталь һәм агрегатлар үрнәкләрен күргәзмәгә куйган.

Рөстәм Хәмитов Башкортстан дәүләт аграр университеты стендын караганда югары уку йорты нигезендә Италия технологиясе буенча сыр җитештерүне җайга салу өчен укыту үзәге булдыруны тәкъдим итте.

Моннан тыш, республика Башлыгы күргәзмәдә 20дән артык предприятие җитештергән азык-төлек продукциясе белән танышты. “Башкортстан продукциясе” бренды буенча җитештерелүче продукциягә аерым стенд багышланган.

* * *

Арытаба республика Башлыгы “Акбузат” ипподромында ачылган “Башкорт балы йорты”нда булды. Анда Умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәгеннән, шулай ук, фермер хуҗалыкларыннан 500гә якын төрдәге бал һәм умартачылык продукциясе тәкъдим ителгән. Үзәкнең генеральный директоры Әмир Ишемгулов белдерүенчә, биредә республиканың барлык районнарыннан китерелгән бал сатылачак.

Төбәк Башлыгы “Башкорт балы” брендын ялган балдан саклау алымнары, шулай ук, умартачылык продукциясен сатуны оештыру белән кызыксынды. Ул Умартачылар кооперативларына берләшү кирәклеген ассызыклады.

Әмир Ишемгулов республика җитәкчесен 2021 елда Уфада үтәчәк “Апимондия” Умартачылык ассоциацияләре халыкара федерациясе конгрессы кысаларында гамәлгә ашырылачак чаралар программасына кертелергә тиешле объектлар белән таныштырды. Алар арасында “Башкорт балы йорты” һәм Халык медицинасы һәм апитерапия үзәге бар. Киләсе елда “Акбузат” ипподромында Умартачылык, елкычылык һәм кымыз җитештерү музеен оештыру каралган. 2018 елда Ботаника бакчасында ачык һавада музей-умарталык ачылачак. 2021 елда елына 3 мең тонна бал җитештерү куәтенә ия умартачылык продукциясен эшкәртү буенча комбинатны һәм башкорт токымлы бал кортларын үрчетү буенча умарталыкны сафка кертү күз уңында тотыла.
Читайте нас: