— Без барыбыз да мал асраган кешеләр, сыерны яхшы тәрбияләп өйрәнгәнбез, — ди ферма мөдире һәм баш зоотехник вазыйфасын башкаручы Миләүшә Габбасова.
Карл Маркс исемендәге хуҗалыкның Иске Күрдем сөтчелек фермасында 850 баш мал асрала, шуларның 350се — савым сыерлары. Әлеге вакытта һәр сыердан уртача тәүлегенә 16 литр сөт савып алалар.
Биредә савучылар арасында ир-атлар булуы табигый хәл, Айрат Бикташев, Илнур Хатыйпов алдынгылар сафында, Тәкълимә Гыймалетдинова, Гөлнара Мөхгалиева, Ираида Зәйдуллина, Лариса Әбдүшева үзара бик тату эшли.
Терлекчеләр Илдар Мөхгалиев, Алмаз Нигъмәтуллин, Илһам Солтанов, Азат Гәрәев, Альберт Хафизов, Илшат Ялаловны, оператор Айзат Нигъмәтуллинны да мактап телгә алды Миләүшә Нәҗип кызы.
— Яхшы, уңган, булдыклы коллектив тупланды, шуңа күрә эш күрсәткечләре дә яхшы, — ди ул.
Токымчылык хуҗалыгында кадрларга кытлык юк. Киресенчә, күпләр биредә эшләргә теләр иде. Чөнки хезмәт хакы югары, эш автоматлаштырылган, ферма сөтүткәргеч, суыткычлар белән җиһазландырылган. Эшчеләрне машина алып килә, кайтарып куя. Малларга азык трактор белән таратыла. “Миксер”да эшләүче Азамат Нигъмәтуллин, Нәфкать Хуҗин үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаралар.
Яхшы үрчем алыр өчен, әлбәттә, сыерлар сәламәт булырга тиеш. Моның өчен биредә барлык шартлар да үтәлә. “Башплемсервис” дәүләт унитар предприятиесе, “Башкирское” җәмгыяте һәм Удмуртия токымчылык хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итәләр. Орлыкландыручы Мөнирә Миргалиева сүзләренә караганда, һәр сыер берничә тапкыр тикшерелә, УЗИ аппараты аша карала. Яңа туган бозаулар тиешенчә тәрбияләнә. Моның өчен Ришат Галиев, Флүрә Фәтхлисламова, Рита Галиева, Алия Әхмәтханова, Айрат Садыйков бар тырышлыгын сала. Шуңа да биредә үстерелгән токымлы терлеккә ихтыяҗ зур.
Кышлату чоры проблема тудырмый: фермалар җылы, азык мул. Ике елга җитәрлек сенаж әзерләнгән. Билгеле, рационга витаминнар, сыра түбе, тоз, силос, фураж да кергән.
Районның иң алдынгы хуҗалыкларының берсендә сөт җитештерү буенча беренче-икенче урыннан калмыйлар. Районның иң яхшы сыер савучысы Гөлнара Мөхгалиева да биредә эшли.
— Без бәхетне читтән эзләп йөрмәдек, авылда калдык. Тормыш иптәшем Илдар белән бергәләп эшлибез, — ди Гөлнара ханым.
— Хуҗалыкны бишенче ел Өлфәт Габсәләмов җитәкли. Озак еллар биредә баш зоотехник булып эшләгән белгеч Карл Маркс исемендәге хуҗалыкның данын күтәрер өчен намуслы хезмәт сала.
Бүген хуҗалык бар көчне язгы чәчүгә әзерләнүгә юнәлткән.