+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
24 март 2016, 02:00

Терлекләре бер ферма

Бар яктан да уңган Илшат Насыйров авылдашларын өч катлы йорт салып та таң калдырган.“Ялкау кеше генә авылда эш юклыкка зарлана”, диючеләр чыннан да хаклы. Булдыклылар исә үзен һәм гаиләсен генә хәстәрләп калмый, башкаларны да эшле итә, авылның социаль-икътисади, рухи-мәдәни үсешенә дә лаеклы өлеш кертә. Федоровка районының Юрматы авылында эшчәнлек алып баручы “Насыйров” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илшат Насыйров та нәкъ шундый булдыклы ир-узаманнар токымыннан.

1995 елда Ватан алдындагы хәрби бурычын үтәп, гомерлек пары Эльвира Таһир кызының туган төягендә төпләнгән Илшат Рәфис улы тәүдә үзен столярлыкта сынап карый. Шул рәвешле авыл халкын, күрше-тирә торак пунктларда яшәүче­ләрне күз явын алырлык агачтан эшләнмәләр, йорт җиһазлары, сувенирлар белән тәэмин итә ул.
— Бу эшчәнлек шулай ук табышлы булса да, күңел өчен барыбер нәрсәдер җитми иде. Күңел теләгән шөгыльне исә мин 2006 елда таптым, — ди шул чорда терлек үстерүгә алынган Илшат Насыйров. Шунысын да әйтергә кирәк, бүген инде куәтле терлекчелек фермасын булдырган фермер столярлык эшен дә ташламый, буш вакытларында агачтан берсеннән-берсе күркәм сәнгать әсәрләре тудыра.
2006 елда бер сыер һәм бер үгездән башланган Илшат Насыйровның терлекчелек хуҗалыгы да бүген инде 50 баш сыер малына җиткән. 2013 елда ул урындагы ферма бинасын сатып алганнан соң эшчәнлекне киңәйтү өчен яңа мөмкинлекләр ачылган.
— Безнең хуҗалык тулысынча мал симертү юнәле­шендә махсуслаша. Бозаулар тугач та сыерга кушыла. Үз чиратында сөт имеп үскән бозаулар 1-1,5 ел эчендә тиешле авырлык җыя. Сугымга озаткан малларның һәркайсыннан 2-3 центнер чиста ит чыга. Ит сатуга бәйле проблема юк. Сөт имеп үскән малның ите тәмле дә, йомшак та булганлыктан, аны иң затлы рестораннардан килеп алалар, — ди Илшат Насыйров.
Булдыклы фермер мал азыгы хәзерләүдә дә кыенлыклар кичерми. Аның карамагында булган 300 гектардагы ялан-басулар көтү йөртергә дә, мал азыгы культуралары үстерергә дә җитә. Дөрес, маллар санын, шуңа бәйле җитештерү куәт­ләрен арттыру өчен техника юнәтү зарурлыгын билгеләде булдыклы фермер.
— Иң мөһиме — район җитәкчелеге тарафыннан һәр мәсьәләдә аңлау һәм яклау бар. Шулай булгач, алда торган максатлар да буй җитмәслек үр түгел, без аларга да мотлак ирешәчәкбез, — ди Илшат Насыйров.
Әйтергә кирәк, шушы кадәр зур хуҗалыкны Илшат На­сыйров, эшкә җәлеп ителгән бер хезмәткәрне исәпкә алмаганда, нигездә, үз гаиләсе белән генә алып бара. Бу җәһәттән балалары Ангелина, Артур һәм Алина да хезмәттә чыныгып үсә. Ә инде мөһим кампанияләр вакытында аларга авылдаш­лары ярдәмгә килә.
Илшат Насыйров күркәм гаиләсе һәм зур фермер хуҗалыгы белән генә абруй яулап калмаган, авылда өч катлы (!) йорт салып та юрматы­лыларны таң калдырган. Булдыклы, дими ни дисең, шундый ир-узаманга! Андыйлар­га фәкать башкарган эшләренең, корган дөнья­ларының игелеген күреп, халык һәм төбәк фай­дасына җитештерү куәтләренең тагы да артуын телисе генә кала. Бирсен Ходай!
Читайте нас: