+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
26 март 2016, 02:00

Башкортстанда — бердәнбер, Русиядә дүрттән бер

Кошчылык комплексы продукциясенең даны еракларга таралган.Мәҗит Гафури исемендәге Башкортстан кошчылык комплексының тарихы республика делегациясенең Израильгә рәсми сәфәреннән соң башлана. Белгечләр Израиль авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең катлаулы һава һәм климат шартларында уңышлы эш тәҗрибәсен игенчелек өчен авыр шартлар зонасында урнашкан Башкортстанда куллану максатка ярашлы булачак, дигән фикергә килә.

Башкортстан өчен Израильдә кошчылыкны, атап әйткәндә, күркә үстерү тәҗрибәсе аеруча зур кызыксыну тудыра. Шулай итеп төбәктә эре инвестиция проектын гамәлгә ашыру идеясе туа, аның асылы— чит илдән кертелгән күркә итен алыштырырга сәләтле булган экологик яктан чиста продукция җитештерү. Предприятие 2007 елда төзелә башлый.

Кошчылык комплексы — елына 30 мең тонна тере авырлыктагы күркә ите үстерүне, чалуны һәм эшкәртүне эченә алган заманча технологик циклы булган предприятие. Бу Русиянең аграр тармагында эре проектларның берсе, республиканың өстенлекле инвестиция проекты. Аның төзелешенә 8,7 миллиард сум акча юнәлтелгән. Ул заманча техника белән җиһазландырылган, алар дөньяның сигез иленнән — АКШ, Израиль, Германия, Төркия, Бельгия, Дания, Испания, Словакиядән кайтарылган. Бүген Башкортстанда урнашкан кошчылык комплексы Русиянең күркә ите җитештерүче дүрт эре предприятиесе исәбенә керә.

Канада фирмасыннан алынган беренче партия йомыркалар инкубациягә 2009 елның 25 февралендә салына, мартта инде тәүге кошчыклар дөньяга килә. Шул ук елны 3204 тонна тере авырлыктагы күркә ите алына, 2014 елда предприятие елына 30 мең тонна күркә итен җитештерү куәтенә чыга. Киләчәктә аны тагын 30 мең тоннага арттыру мөмкинлеге карала.

Предприятие структурасында инкубатор, яшь кошчыкларны һәм кошларны үстерү зоналары, катнашазык заводы, күркә чалу һәм итне эшкәртү цехы, әзер продукцияне саклау өчен зур суыткычлар, киң һәм заманча җиһазлан­дырылган көнкүреш биналары, уңайлы эстакадалар бар. Кошлар бик чиста шартларда тотыла, ә комплексның җаваплы зоналары халыкара таләпләр буенча бер-берсеннән өч чакрым ераклыкта урнашкан.

Кошларны тукландыру рационына зур игътибар бирелә. Азыкны һәм суны тарату автоматлаштырылган. Димәк, алар янына кешеләр еш килми, бу кошчыкларның сәламәтлеген антибиотикларсыз да сакларга мөмкинлек бирә. Бу исә продукция сыйфатында чагыла. Ел фасылына карап, кошларны тукландыру рационы үзгәрә, ул кыяклы үсемлекләр һәм витамин-минераль комплексларыннан гыйбарәт.

Предприятие 70 төрдән артык ярымфабрикат, деликатес, колбаса, ветчина җитештерә. Туңдырылган ярымфабрикатлар: пилмәннәр, котлетлар, шни­цельләр, наггетслар һәм башка продукция җитештерү линиясе эшли башлаган. Бөтен продукция “Хәләл” стандартларына туры килә. Предприятиедә балалар туклануы өчен тәгаенләнгән продукция ГОСТ буенча эшләнә.

Бүген республикада Башкортстан кошчылык комплексының 71 кибете эшли. Киләчәктә алар Самара, Тольят­ти, Казан һәм Екатеринбург шәһәр­ләрендә дә ачылачак. Бүген предприятие кибетләре Чиләбе, Пермь һәм Мәс­кәүдә уңышлы эшли. Сату күләмнәре 2009 елдан 16 тапкырга арткан, былтыр 3,5 миллион сумлык ит сатылган.

Шушы проект нәтиҗәсендә республикада яңа эш урыннары булдырылган, салым түләүләре арттырылган, төбәк халкында сәламәт туклану мәдәнияте формалаша. Шулай ук предприятиедә яшь белгечләргә дәүләт ярдәме күрсәтү республика программасы гамәлгә ашырыла. Ул эшкә кергәч тә бирелә торган 100 мең сум акчаны, өч ел дәвамында хезмәт хакына җиде мең сум күләмендә өстәмәне күздә тота. Моннан тыш, әле хезмәткәрләрне торак белән тәэмин итү программасы эшләнә. Гомумән алганда, комплекста мең ярым кеше эшли.

Предприятие тотрыклы эшләвен дәвам итә, җитештерү күрсәткечләрен узган ел дәрәҗәсеннән арттырып үти һәм ышаныч белән алга бара. Бүген аның төрле күргәзмәләрдә һәм конкурсларда алган 60 медале бар, шуларның 43е — алтын.
Читайте нас: