+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
31 март 2016, 02:00

Чәчүгә әзербезме?

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкчелегендә үткән видеоселектор киңәшмәсендә катнашты. Ул язгы чәчү эшләренә әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде.

Премьер-министр билгеләвенчә, илдә авыл хуҗалыгы яхшы үсешә.

– Без мул уңыш җыеп алабыз, азык-төлек белән үзебезне тулысынча тәэмин итәбез, экспорт потенциалын үстерәбез, – диде Дмитрий Медведев. – Әлбәттә, арытаба да моны саклап калу зарур. Моңа ирешү өчен чыгымнарны вакытында финанслау, язгы кыр эшләренә әзерлеккә бәйле мәсьәләләр килеп туган очракта, аларны оператив хәл итү зарур.

Хөкүмәт Рәисе хәбәр итүенчә, агымдагы елда илдә авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләр 80 миллион гектар тәшкил итәчәк, шуның 52,5 миллион гектарына сабанашлык чәчеләчәк. Орлык һәм минераль ашлама җитәрлек күләмдә хәзерләнгән, техника паркы яңартыла.

– 2016 елда Авыл хуҗалыгы машиналары төзүгә ярдәм итү программасы расланды. Техниканың нигездә үзебездә җитештерелүе, аның сыйфатлы булуы мөһим. Шуңа күрә программа авыл хуҗалыгы югары уку йортларының укыту-җитештерү базасын яңартуны (500 миллион сум), авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләргә субсидияләр (10 миллиард сум) бирүне күз уңында тота, – дип билгеләде Дмитрий Медведев. – Башка юнәлешләр буенча каралган чыгымнар белән бергә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүчеләргә дәүләт бюджетыннан ярдәм 20 миллиард сум тәшкил итәчәк.

Премьер-министр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә федераль бюджеттан субсидия рәвешендә дәүләт ярдәме күрсәтү дәвам итәчәген, шулай ук, тармакны страховкалау зарурлыгын ассызыклады.
– Агымдагы елда продукция җитештерү күрсәткечләребез югары. Сөт җитештерүне арттырырга уйлыйбыз. 3-3,5 миллион тонна – бөртеклеләр, 1,5 миллион тонна – шикәр чөгендере, 400 мең тонна яшелчә һәм 1,5 миллион тонна бәрәңге җитештерүне планлаштырабыз. Язгы эшләрне финанслауда тоткарлыклар юк, – диде үз чиратында чыгышында республика Башлыгы.
Читайте нас: