Рәсми мәгълүматларга караганда, Русиядә ел саен 30 миллион тонна сөт кулланыла. Шуның 9 миллион тоннасы — читтән кертелә. Сер түгел, соңгы елларда бер сыердан еллык савым 3,7 мең килограммнан артмый. Ә бит чигенүгә юл куймаган төбәкләр дә аз түгел. Хуҗалыкларда савым сыерлары 100 мең баштан арткан Ленинград өлкәсендә, мәсәлән, бу күрсәткеч 7,1 мең килограммга җитә. 8 мең биеклеген узган аграр предприятиеләр дә аз түгел.Башкортстанда сөт җитештерү перспективалары нәрсәдән гыйбарәт? Сөт базарының торышы ничек һәм сәүдәне әлеге продукция белән тотрыклы тәэмин итү максатында нинди чаралар күрелә? Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитетының Уфа районы “Алексеевка” совхозында үткән күчмә утырышы шушы мәсьәләләргә багышланды.
Беренче карашка, республикада сөт терлекчелеген үстерү буенча борчылырга урын юк кебек. Сөт җитештерү һәм сыер малы саны буенча Башкортстан — илдә беренче урында. Узган ел йомгаклары буенча, республикада савым сыерларының продуктлылыгы 4260 килограммга җитте. Үсеш — 12 процент. Шул ук вакытта, әлеге күрсәткеч буенча без Идел буе федераль округында 12нче урында гына. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов быел агросәнәгатьчеләргә еллык уртача савымны кимендә 4500 килограммга җиткерү бурычы куйды.
Саннар телендә.
Республика халкы үзебездә җитештерелгән сөт белән 130 процентка тәэмин ителә. Һәр кешегә санитар нормада каралган 340 килограмм урынына 445 килограмм сөт туры килә.
— Күчмә утырышка тармак министрлыгы, эшкәртү сәнәгате һәм күзәтчелек органнары җитәкчелеген чакыру очраклы түгел, — диде телгә алынган Комитет рәисе Рәсүл Госманов. — Җитештерүне арттыру мөмкинлекләре белән беррәттән, сәүдә базарындагы тотрыклылыкны тәэмин итү, сөт продукциясенең сыйфатын контрольдә тоту һәм республикада “Социаль сөт” программасы булдыру буенча күптән эшлекле очрашу кирәк иде. Сер түгел, соңгы айларда сәүдә нокталарында читтән кертелгән арзан сөт, май күренә башлады. Кызганычка каршы, ни өчен аларның хакы урындагы эшкәртүчеләр тәкъдим иткәннән очсызрак булуы турында күпләр уйланмый. Мәгълүм булуынча, күрше өлкәләрдә сөт продукциясенең 10 гына түгел, 30 проценты һәм аннан күбрәге фальсификат дип табылды. Без мондый хәлгә юл куймаска һәм башкортстанлыларны бары тик үзебезнең сыйфатлы продукция белән тәэмин итәргә тиеш.
Республикада җитештерелгән сөтнең 80 проценты, ягъни, 700 мең тоннасы үзебездә эшкәртелә. Шул ук вакытта, предприятиеләрнең куәте 70 процентка гына файдаланыла. Әлеге куәтләрнең тулысынча файдаланылмавының сәбәбе, билгеле, сөт җыю эшенең тиешле дәрәҗәдә оештырылмавында.
— Халыкны сыйфатлы продукция белән тәэмин итү максатында читтән кертелгән чималга таләпләр көчлерәк булуын истән чыгармаска кирәк, — диде үзенең чыгышында авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Азат Җиһаншин. — Ел саен эшкәртелгән сөтнең 25 проценты, ягъни 150 мең тоннасы күрше өлкәләрдән кертелә. Бәләбәй сөт комбинаты эшкәрткән күләмнең — 35, “Уфамолагропром” җәмгыятендә — 15, Мәсәгуть сөт комбинатында 13 проценты читтән кабул ителгән чимал. Ассызыклап әйтергә телим, министрлыкның продукция сыйфатын тикшерү вәкаләтләре юк. Әмма без тиешле органнар белән андый чараларда катнашабыз. Берлектәге рейдлар аеруча нәтиҗәле. Сатып алучы читтән кергән продукциянең арзан булуының сәбәбе турында үзе дә уйланырга тиеш. Нинди продукция дә үзкыйммәтеннән түбән була алмый. Аерма зур икән, фальсификат булуы мөмкин. Мәсәлән, сату бәясен киметү өчен акмайга пальма мае кушалар. Әлегә республикада мондый очраклар теркәлмәде.
Безнең мәгълүмат. Бер килограмм классик сыр эшләү өчен 8-12 литр сөт таләп ителә. Ил буенча фермада сөтнең литры уртача 20 сум тәшкил иткәндә, бер килограмм сырда чимал бәясе генә 200 сум чамасы икәнен истән чыгармагыз. Әгәр сез сатып алган продукция составында аның турындагы белешмәдә күрсәтелмәгән компонентлар була икән, “Роспотребнадзор” бу продукцияне җитештерүченең лицензиясен алырга хокуклы.
Әйткәндәй, республиканың Сөт җитештерүчеләр берлеге рәисе, “Уралмолгорзавод” җәмгыятенең генеральный директоры Илдар Фәйзуллин белдерүенчә, күптән түгел ике эшкәртүче предприятие продукциясе составында антибиотиклар булуы ачыкланган. Бигрәк тә балалар өчен зарарлы әлеге матдә кулланучылар нинди җавап тотар — әйтүе кыен. Республика җитештерүчеләре тәкъдим иткән продукциянең бәясе дә, сыйфаты да контрольдә. Бу турыда утырышта чыгыш ясаучы республиканың Монополиягә каршы көрәш хезмәте җитәкчесе Зөлфирә Акбашева белдерде. Сәүдә нокталарында тәкъдим ителгән продукциянең 88 проценты — үзебезнең җитештерүчеләрнеке, калган 12 процентының кеше сәламәтлегенә зыянлы түгеллегенә кем җавап бирә? Эре сәүдә челтәрләренең бу эшкә көче җитәрме?
Очрашуда парламент депутатлары Римма Үтәшева, Вадим Соколов, Әмир Ишемгулов республикада сөт җитештерүне арттыруда шәхси һәм фермер хуҗалыкларының мөмкинлеген үстерү, сөт җитештерүчеләргә дәүләт ярдәмен тоемлырак итү, чимал бәясен тотрыклыландыру проблемалары буенча үз фикерләре белән уртаклаштылар.
Әйтергә кирәк, җитештерүне арттыруда чимал бәясе мөһим роль уйный. Тармак министрлыгы мониторингына караганда, март-апрельдә, ягъни сөтне җитештерү арткан чорда эшкәртүчеләр сатып алу бәясен бермәбер киметә һәм ул кимү якынча 1,5 сум тәшкил итә. Соңгы мәгълүматлар буенча, 1нче сортлы сөтне, НДСны исәпләмәгәндә, 16-21 сумга сатып алалар. Гәрчә, бер килограмм чималның бәясе 15-16 сумга җиткән булса да. Июнь-июльдә исә эшкәртүчеләр чимал хакын минималь дәрәҗәгә төшерә. Сөт базарында бәяләрне көйләү, аның рентабельлелеген тәэмин итү максатында быел Русиядә сөт интервенцияләре үткәреләчәк, ягъни, дәүләт сатып алачак. Әлегә күләме билгесез. Әмма бу башлангычның якын киләчәктә нәтиҗәсе булуына ышаныч бар. Ә инде “Социаль сөт” программасы депутатлар тарафыннан артык яклау тапмады кебек. Дөресрәге, арзан сөт җитештерү, түбән хак белән сатуга чыгару механизмы эшләнеп бетмәгән, дигән фикер калды.
Әлегә республиканың сәүдә базарында сөт продукциясенә кытлык юк. Дәүләт ярдәме белән моңа кадәр туктап калган эшкәртү заводлары тергезелә. Берничә ел элек кабул ителгән “500 ферма” максатлы программасы кысаларында башкарылган чаралар да районнарда терлекчелек тармагын модернизацияләргә, токымлы мал санын арттыруга зур этәргеч бирде. Кыскасы, эшкәртү куәтләре әледән-әле яңартыла. Шул ук вакытта, проблеманың икенче ягына да игътибарны киметмәскә кирәк. Соңгы елларда эшкәртүче заводлар чималны күбрәк җитештергәннәрдән алуны өстен күрә. Нигездә шәхси һәм фермер хуҗалыклары читтә кала. Ә бит Башкортстанда савым сыерларының 56 проценты шәхси ихаталарга туры килә. Тулай сөтнең 62 проценты — алар өлеше.
Шунысы куанычлы, соңгы вакытта тармак министрлыгында, ниһаять, вак җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләрнең кооперациягә керү зарурлыгы турында ешрак яңгырый башлады. Бүгенге икътисади шартларда чимал җыю, эшкәртү һәм сату буенча берләшкән аграр хуҗалыклар гына сынауларга каршы тора алачак. Авылда әлеге категориядәге хуҗалыкларга дәүләт тарафыннан льготалы кредитлар бирелүен көтәләр. Ул чагында сәүдә киштәләрендә фальсификат та, шикле арзан продукция дә булмас иде.