+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 апрель 2016, 02:00

Мультфильмда — Алтын антилопа, Җиргәндә — Кәҗә!

Кәҗә сөтенең файдасы турында җитәрлек беләсезме? Ул бигрәк тә ашказаны авыртканда, күзләр начар күргәндә, диатез һәм анемия булганда ярдәм итә. Аны хәтта яңа туган балаларга да эчерәләр. Кәҗә сөтендә биологик актив матдәләр бар, шуңа да ул тиз генә әчеми. Элегрәк кәҗәләрне ешрак ярлылар асраган. “Кәҗә — мал түгел, баҗа — туган түгел” дигән әйтем әллә шуңа бәйлеме икән?

Бүген исә кәҗә тоту берәү­ләргә — сыер асрарга хәле җитмәгәннәргә — сөткә туендыручы булса, икенчеләр өчен ул — табыш чыганагы.

Мәләвез районының Җир­гән авылында яшәүче Лилия белән Шамил Аитовлар хуҗа­лыгында 100гә якын кәҗә асрала. Сөт кәҗәләре!

Гаилә кымыз җитештерү белән шөгыльләнә. Бу эшне туксанынчы елларда ук башлап җибәргәннәр. 1994 елда кәҗәләр сатып алганнар, аннары бер ел дәвамында кымыз җитештереп сатуга документлар туплаганнар.
— Мин кәҗәләр белән үсмер чагымда ук кызыксына башладым, — ди Шамил. — Әти белән Мәскәү өлкәсенә барып күрдек тә, башта хыял туды. Соңрак дүрт кәҗә Мәс­кәү өлкәсеннән самолетта Башкортстанга очты. Баштарак белем җитмәгәнлектән, кәҗәләрнең токымнарын аерып бетерми идем, хәзер беләм инде.

Шамил Җиргән урта мәк­тәбен тәмамлаган, аннары армиядә хезмәт иткән, Ишембай нефть техникумында белем алган, милициядә эшләп, өлкән лейтенант званиесенә кадәр күтәрелгән. Эшкуарлыкка сәләте яшьли “шытып чыккан”: тавыклар сатып алып, сатуга сумкасында ит, йомырка йөрткән ул. Аннары балык сату белән шөгыльләнгән, соңрак сыер малы үстереп караган. Һәм, ниһаять, иң зур табыш китерүченең кәҗә булуын аңлаган.

Тәмле кымызны безгә дә авыз иттерде хуҗа.

— Ясавы авырмы? Эше күпме? — дип кызыксынабыз.

— Эше бик күп, — ди Лилия ханым. — Шамил ун кешелек эшне берүзе башкара. Бия сөтеннән кымыз 4 сәгать ясалса, кәҗә­неке 12 сәгатьтән генә әзер була. 120 сәгать саклана. Тиешле бөтен җиһаз­лар, куәтле суыткычларыбыз бар. Мәшә­ка­теннән бигрәк, документлар белән эш итү авыр. Санэпидемстанция, ветеринария күзәтүе, Роспотребнадзор һәм башка оешмалар тикшереп кенә тора. Эшне көйгә салдык инде.

Уфа — Ырынбур трассасында сәүдә ноктабыз бар. Республика шифаханә­ләре­нең берничәсе дә бездә җитеш­терелгән кымыз белән таныш. Штатта — ике сатучы, бер савучы, бер көтүче.

Әйткәндәй, Лилия дәваха­нә­дә шәфкать туташы булып эшли, буш вакытында иренә ярдәмләшә. 20 яшьлек кызлары Милослава гаилә бизнесына кушылмаган. Аның уенда — сәнгать, хыялын тормышка ашыру өчен Санкт-Петербург шәһәрендәге югары уку йортына керү. Уллары Эмиль 4нче сыйныфта укый, фортепианода уйнарга өйрәнә.

Хуҗалыкта кәҗәләрдән башка мал юк. Кызганып, приюттан алынган ике мәче генә, хуҗалары белән беррәттән, мул һәм тук тормыш кичерә.
Читайте нас: