+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 апрель 2016, 02:00

Яңгыр булып уңыш яусын!

Һава шартлары эшне тоткарласа да, чәчү кампаниясен җитди әзерлек белән каршы алучы Борай районы басу уңганнарының кәефе күтәренке.“Урожай” җәмгыяте районда иң эре хуҗалыкларның берсе булып тора. Елның-елында биредә үсемлекчелектә дә, терлекчелектә дә югары күрсәткечләргә ирешәләр. “Урожай”лылар быел да язгы чәчү кампаниясенә иң җитди әзерлек белән килә.

— Хуҗалыкның сөренте җирләре 6048 гектар тәшкил итә. Шуның 1400 гектарына уҗым культуралары чәчелде. Әйткәндәй, уҗымнар бик яхшы кышлаган һәм, һава шартлары уңай килгәндә, мул уңыш вәгъдә итә.

Язгы чәчү исә 3943 гектарда башкарылачак. Атап әйткәндә, 2970 гектарны иген культуралары (2373 гектарны — бодай, 220 гектарны — арпа, 127 гектарны — солы, 250 гектарны — вика) биләячәк, 1678 гектарны мал азыгы культуралары (344 гектарны — кукуруз, 629 гектарны — берьеллык үләннәр, 254 гектарны — суданка) алачак. Күпьеллык үләннәр хуҗалыкта 705 гектарда игелә.

Орлык та, ашлама да, ягулык-майлау материаллары да җитәрлек. Чәчүдә катнашачак техника исә инде күптән әзерлек сызыгына бастырылды. Көннең утыруын, туфракның өлгерүен генә көтәбез, — диде, хуҗалыкта эшләр торышы белән таныштырып, “Урожай” җәмгыятенең баш агрономы Винарис Әхмәтҗанов.

Әйткәндәй, узган атнадагы кояшлы көннәрдә хуҗалык уңганнары күпьеллык үлән басуларын тырматуны, нигездә, тәмамлаган да инде. Дым каплатуга чыгу өчен дә барысы да әзер. Бу җәһәттән җәмгыятьнең алдынгы тракторчысы Динар Гыйлемшин күптән инде “Т-150” тракторын көйләп куйган.

— Һава торышы көйләнсә, дым каплатуны да, культивацияләүне дә санаулы көннәрдә башкарып чыгачакбыз. Моның өчен куәтләр җитәрлек, — диде ул, әлегә яңгыр болытлары йөзгән күк йөзенә караш ташлап.

Баш агроном белдерүенчә, чәчүне дә күп дигәндә ике атнада тәмамларга исәп тоталар. Аерым алганда, тырматуда — 6, культивацияләүдә — 5, чәчүдә 4 агрегат эшләячәк.

“Язын җирдә дым күп булса, көзен уңыш мул булыр” дигән сынамыш бар. Шулай икән, бүген язгы кыр эшләрен берникадәр тоткарлаган яңгырлар да көзен республика хуҗалыклары, шул исәптән “Урожай” җәмгыяте, хезмәтчәннәре өчен мул уңыш һәм күңел көрлеге белән билгеләнсен, дигән теләктә калыйк!
Читайте нас: