Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
28 апрель 2016, 02:00

Көне елны туйдырыр чор

Хөкүмәт йортында язгы кыр эшләренә бәйле мәсьәләләр буенча селектор киңәшмәсе үтте.Премьер-министр урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов рәислегендәге киңәшмәдә язгы кыр эшләре турында сүз барды. Ирек Мөхәммәтдинов белдерүенчә, финанс мәсьәләләре тулысынча хәл ителгән. Бүген аграрийлар якынча 2,7 миллиард сумлык кредит алган. Барлык дәрәҗәдәге бюджетлардан 2,5 миллиард сум юнәлтелгән.

– Тоташ алганда финанс мәсьәләсе хәл ителде, акча күчерелде, борчылырга урын юк. Бүленгән бюджет акчасы нәтиҗәле файдаланылыр, дип ышанабыз, – диде вице-премьер.

Ул, шулай ук, республикада язгы чәчүгә әзерлек җитди булуын белдерде: орлык җитәрлек, минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материалларын туплау дәвам итә, авыл хуҗалыгы техникасы әзерлек сызыгында.

Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко тармактагы хәл белән таныштырды. Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда аграрийлар язгы чәчү эшләрен 10 апрельдән башлады, узган ел белән чагыштырганда, бу 10-12 көнгә иртәрәк.

Республикада быел сабанашлык 2 миллион 50 мең гектар мәйданда чәчеләчәк, шуның 1 миллион 331 мең гектарын бөртекле һәм кузаклы культуралар биләячәк. Чәчүлекләр – 3157 мең гектар, шул исәптән, бөртеклеләр 1808,4 мең гектар тәшкил итәчәк.

Бодайның каты сортлары мәйданнары – 1,5, кукуруз мәйданы – 4,5, люпин мәйданы 16 тапкыр арттырылды. Кузаклы, мал азыгы культураларына, ачык туфракта яшелчә үстерүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итәсе бар.

Узган ел белән чагыштырганда, минераль ашламаларны туплау буенча хәл яхшырак. Бу максатка 300 миллион сум акча бүлү планлаштырыла. Җирне тукландыруга, элита орлык сатып алуга, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауга дәүләт ярдәме күрсәтелә, шуңа күрә бу мәсьәләләр белән урыннарда җентекле шөгыльләнергә кирәк.
– Иң җитди чор башлана. Җибәрелгән хаталарны төзәтеп булмаячак, – диде Николай Коваленко. – Якындагы көннәрдә дым каплату һәм уҗымнары тукландыру эшләрен тәмамлап, чәчүгә ныклап керешергә кирәк.

Һава шартлары яхшы торганлыктан, Башкортстанда чәчү эшләре темп­лары артты. Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, төбәктә чәчү 63 мең гектарда башкарылган. Шуның 46 мең гектарын — бөртекле һәм кузаклы культуралар, 1,4 мең гектарын — шикәр чөгендере, 10,5 мең гектарын көнбагыш били.
Миякә, Мәләвез, Әлшәй, Кырмыскалы, Стәрлебаш район­нарында чәчү кам­паниясе аеруча кызу темпта бара, анда мәйданнарның 8-13 проценты чәчелгән.
Читайте нас в