Баш агроном Вәкил Латыйпов белдерүенчә, бу җәһәттән ышаныч акланырга тиеш, чөнки уҗым яхшы кышлаган, үсентеләр дәррәү күтәрелә. Моннан тыш, басуларның зур өлешендә өстәмә тукландыру үткәрелгән. Гомумән, соңгы елларда хуҗалыкта минераль ашламалар куллануга зур игътибар бирелә. Әлеге агротехник чараның Хөкүмәт тарафыннан дәртләндерелүе, ягъни минераль ашламага субсидия бирелүе дә зур әһәмияткә ия.
– Заманча техника, алдынгы технологияләрдән башка басучылыкта зур уңышка исәп тотып булмый, – ди “Кыдаш” хуҗалыгы рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Риян Латыйпов. – Әлеге хакыйкатьне аңлау гына аз, аны көндәлек эшчәнлектә кагыйдәгә әйләндерү зарур.
Матди-техник базаны яңарту максатында соңгы чорда берничә авыл хуҗалыгы машинасы, шул исәптән “Флексикойл” чәчү комплексы сатып алынган. Быелгы кыр эшләрендә нәкъ менә алар әйдәүче көч булып тора да инде. Мәсәлән, арпа чәчүне ике “Омичка” агрегаты алып бара. Алар элекке елларда ук сынауны уңышлы үткән. Югары җитештерүчәнле чәчкечләрне яшь механизаторлар Илнар Хәйбрахманов һәм Илнур Шәймөхәммәтов нәтиҗәле куллана. Чәчкечләрне орлык белән тәэмин итүдә шофер Камил Латыйпов, төяүдә Нур Латыйпов тырышып эшли. Нәтиҗәдә, чәчүдә һичбер тоткарлык юк, шуңа да кыр эшләре гөрләп бара.
Сызма культуралардан көнбагышны 200 гектарда үстерү планлаштырыла. Бу тармакта да техника яңартылып тора. Атап әйткәндә, ике ел элек орлыкны төгәл нормада күмдерүче ТСН-4,5 маркалы чәчкеч сатып алынган булса, быел аңа шундый ук яңа агрегат өстәлгән. Әлеге техникада көнбагыш чәчү механизаторлар Илдар Мөфтахов белән Әсгать Кашаповка йөкләтелгән.
Табигатьтә соңгы еллардагы үзгәрешләр аркасында, Кәпәй-Кобау авылы янындагы күп кенә басуларда сулыклар барлыкка килгән. Басуның туфрак кипкән өлешен чәчеп, агрегатларны башка урынга күчерү биредә гадәти хәлгә әйләнеп бара. Шикәр чөгендеренә быел хуҗалыкта 300 гектар мәйдан бирмәкчеләр, данлыклы чөгендерче, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зәбир Заһидуллин тырышлыгы белән шуның 100 гектары чәчелгән дә инде.
“Кыдаш”ның чәчү әйләнешендә мал азыгы культуралары шулай ук зур мәйданнар алып тора. Күпьеллык үлән басуларына өстәп, 150 гектарда берьеллык үлән чәчелгән. Быел кукуруз плантацияләрен киңәйтү күздә тотыла – мәйданнар 400 гектарга җиткереләчәк. Шуның 100 гектарында куккурузны чәкәнгә үстерү планлаштырыла. Әйтергә кирәк, моның өчен ныклы җирлек бар. Техника ягыннан мәсьәлә хәл ителгән, технология куллану буенча механизаторларның тәҗрибәсе җитәрлек. Минераль ашламалар – шулай ук җиткелекле күләмдә. Әйткәндәй, быелгы кыр эшләренә “Кыдаш”та 300 тоннадан артык ашлама тупланган, ә бу һәр гектарга 35 килограмм хәрәкәттәге матдә дигән сүз.
Хуҗалыкта алдагы чорны да күз уңыннан ычкындырмыйлар. Атап әйткәндә, химик утау агрегатлары әзерләнеп куелган.
Моннан тыш, хуҗалыкта киләсе урып-җыюга да әзерлек башланган, дип әйтергә мөмкин. Мәсәлән, үзәк ындыр табагында ашлык эшкәртү корылмалары тулысынча алыштырылачак. Махсус җиһазларны хуҗалык үз акчасына сатып алган. Озакламый аларны монтажлау башланачак.