Район басуларында эш кайный. Иртә культуралар чәчүне бүген-ир-тәгә төгәлләү өчен көрәш бара. Ленин исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативында бу эшне тәүгеләрдән булып тәмамладылар.
Быел бөртеклеләр чәчүлек мәйданнарының 52,1 процентын тәшкил итәчәк. Көзен 12174 гектарда чәчелгән уҗым культуралары иртә яздан тырматылды, тукландырылды. Техник культуралар 7,1 процентны биләячәк. 2911 гектарда – шикәр чөгендере (былтыргыдан 400 гектарга артык), 2640 гектарда көнбагыш чәчү планлаштырылды. 500 гектарда рапс үстереләчәк.
Районда 2013 елдан кукурузны кәчәнгә үстерү гамәлгә ашырыла. Бу эшкә тәүгеләрдән булып “Алга”, Ленин исемендәге, “Октябрь” кооперативлары алынды, быел исә хуҗалыкларның барысы да диярлек кушылачак. Узган ел һәр сыердан уртача 7625 килограмм сөт савып алынган, быел да ал бирмәүче “Герой” хуҗалыгында икенче ел инде соя чәчәләр. Сортлар сынау, орлык җитештерү буенча “Базы” кооперативында уңышлы эшлиләр.
Районда хезмәт кешесенең күңеле көр, басу эшләре төгәлләнеп килә. Игенчеләр мул уңыш алуга ышана.