“Агыйдел”гә элекке М. Гафури исемендәге колхоз җирләре дә кушылды. Басуларның мәйданы ике тапкыр артса, техника саны өч тапкыр кимегән. Бу хуҗалык җитәкчесе, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, ике дистә ел чамасы уңышлы җитәкчелек итүче Тимерҗан Кинҗәбаевның икътисади фикер йөртә белүе хакында сөйли. Мондый караш чәчү структурасын планлаштыруда да ачык чагыла. Табышлы культураларга күбрәк игътибар биреп, шикәр чөгендере, көнбагыш, солы, арпа, кукуруз кебек культуралар игелә.
Районда кукуруз үстерүне тергезүне дә “Агыйдел” җәмгыяте башлап җибәргән иде. Хәзер башка хуҗалыклар да шушы яхшы башлангычка иярде. “Агыйдел”дә соңгы берничә елда язгы бодай чәчкәннәре юк. Аның каравы, уҗым бодае күпләп үстерелә. Уҗым культуралары көздән 950 гектарга чәчелгән һәм иртә яздан өстәмә тукландырылган. Җирне ашлауга да зур игътибар бирелә.
Шикәр чөгендере үстерү мәйданы елдан-ел арттырыла. Быел “татлы тамыр” 430 гектарны били. Без хуҗалыкта булганда тәҗрибәле механизатор Мансаф Нәфыйков шикәр чөгендере чәчә иде.
— Хәзер техника яңарды, шуңа эшләве дә күңелле. “MONOPILL” чәчкече белән бер авырлыксыз чәчәргә була. Чәчкечнең ничек эшләве, орлыкны нинди тирәнлеккә төшерүе, орлык арасы — барысы турында мәгълүмат кабинадагы мониторда чагыла. Ниндидер җитешсезлек булса, шунда ук сигнал килә. Үзем 26нчы ел чөгендер чәчәм, хәзер яшьләрне өйрәтәм, — ди Мансаф Нәфыйков.
Хуҗалыкның икенче басуында, куәтле “МТЗ-3522” тракторына “HORSCH” чәчү комплексы тагып, Башкортстан Республикасының атказанган механизаторы Сафуат Яхин арпа чәчә иде. Бу комплекска да компьютер аша идарә итәләр. Аның белән бер сменада гына да 70 гектар чәчәргә була. Шәүкәт Таһиров идарә иткән “Т-150” тракторына да берьюлы берничә операция башкаручы “Омичка” комплексы тагылган. Гомумән, хуҗалыкта барлыгы 5 агрегат чәчү эшләренә җәлеп ителгән. Механизаторлар Нәзир Шәрипов, Азамат Якушев, Рәфкать Корбангулов, Марс Рәхимов, Салават Әбделманов, Фаил Рахмангулов һәм башкалар чәчү эшләрен вакытында аткарып чыгу өчен бар тырышлыгын салып эшли.