+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 Май 2016, 02:00

Бал кортлары... безне кисәтә

“Нечкә билле”ләр кешелекне саклый, ә үзләренең язмышы кем кулында?Календарьга тагын бер дата өстәлде. Һәр елны 20 май Халыкара бал корты көне буларак билгеләнәчәк. Бу турыда БМОның Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы 4 майда Төркиядә үткәрелгән төбәк конференциясендә хәбәр итте. Әлеге форум, нигездә, планетадагы ачлыкка каршы көрәш һәм азык-төлек хәвефсезлеге проблемаларына багышланса да, күпчелек ил вәкилләре бу мәсьәләне хәл итү өчен бал җитештерүне арттыру кирәклегенә басым ясады. Илдә, Башкортстанда умартачылар көне бар иде. Ә монысы, бал кортларын үрчетү һәм саклау, продукциясен җитештерүгә күбрәк кагыла.

Русия өчен умартачылык тармагы аеруча әһәмиятле аграр юнәлешләрнең берсе булып тора. Чөнки патша Русиясе Октябрь революциясенә кадәр бал җитештерүдә дөнья күләмендә беренче булган. Әгәр тарихка күз ташласак, 1929 елда илдә Умартачылар берлеге кулаклар оешмасы буларак таратылгач, гомумән, бу шөгыль хуҗаларының кимүе күзгә ташлана. Шәхси секторда бал кортлары тоту тыела. Крестьян ихаталарындагы умарталарны мәҗбүри рәвештә колхоз карамагына тапшырталар. Нәтиҗәдә, 1931 елга илебездә аңа кадәр булган 10 миллион умартадан 2,5 миллионы кала. Узган гасырның 80нче елларына кадәр табигый бал дефицит товарлар исемлегендә булды. 1990 елларда күмәк хуҗалыклар таркала башлагач, аларның күбесе үзләренең умарталыкларыннан арынырга тотынды. Әйткәндәй, ул чорда илдә балның 50 процентын дәүләт предприятиеләре җитештерә иде. Шул рәвешле, авыл хуҗалыгында реформалар чорында да умарталар саны 2,5 миллион баштан артмады. Узган ел ахырына исә ил күләмендә аларның исәбе 4,5 миллионга җитте.

Бал корты көнен билгеләү Русия икътисады һәм халыкны экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Соңгы елларда умартачылык тармагын үстерүгә ил Хөкүмәте дә игътибарын арттырды. Бер сүз белән әйткәндә, җитештерүнең әлеге юнәлешен арттыру өчен алшартлар яхшы. Әмма төрле сәбәпләр белән кешеләр һаман да табигый балны аз куллана. Рәсми мәгълүматларга караганда, русиялеләрнең ел дәвамында ашаган балы һәр кешегә исәпләгәндә 650 граммнан артмый. Аның каравы, яңа туган сабыйларны да исәпкә алып, ил халкы ел дәвамында 36шар килограмм шикәр ашый.

Бөтен дөнья күләмендә бал корты көнен билгеләү аларга бәйле проблемаларны хәл итәргә генә түгел, ә халыкны бал ашау “мәдәнияте”нә өйрәтергә дә этәргеч бирер дигән ышаныч бар.


Умартачылык проблем­алары дөнья күләмендә узган төрле форумнарга чыгарыла. Бу очраклы түгел, чөнки әлеге тармак үсеше дәүләт тарафыннан берникадәр дәртләндерелсә, ул икътисади, экологик һәм аерым илләрдә азык-төлек мәсьәләләрен хәл итүгә ярдәм итә алыр иде. Бал җитештерүгә илебездә төрле сәбәпләр белән тиешле игътибар, дәүләт ярдәме булмады. 1980 елларга кадәр, мәсәлән, илдә товар балын тулай җитештерү 32-33 мең тоннадан артмый иде. Узган унъеллыкларда берникадәр хөкүмәт ярдәме күрсәтелү әлеге күрсәткечне өч тапкыр диярлек арттырды. Шунысы куанычлы, Кытайның һәм башка илләрнең арзанлы балы да сәүдә нокталарыннан кысрыклап чыгарылды. Әлбәттә, Русиядә башкорт балы лаеклы брендка ия. Республика балы илдә генә түгел, дөньяда билгеле. Башкортстанда ел саен уртача 6,5 мең тонна бал җитештерелә. Бу — дөнья күләмендә җитештерелгәннең 0,4 проценты дигән сүз. Республиканың авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко узган ел умартачылар бәйрәмендәге очрашуда тармакның потенциалын әлегедән 10 тапкырга үстерү мөмкинлеге булуын әйткән иде.

Саннар телендә. Узган елгы мәгълүматларга караганда, республикада барлык төр категориядәге хуҗалыкларда 363 мең бал корты гаиләсе (умарта) исәпләнә. Аның 83 проценты — шәхси ихаталарда, 13 проценты — фермерларда һәм калганы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә. Тармак үсешендә шәхси умарталыклар мөһим урын тота. 2013 елга кадәр аларга дәүләт субсидияләре бирелде. 2013 елда мәсәлән, әлеге максатларга 5,1 миллион сум күләмендә субсидия бүленде.


Башкортстан умартачылары әлеге тармакны үстерү һәм җитештерү күлә­ме буенча Русиядә тәүге җиде төбәк исемлегендә. Ил күләмендә умарталар саны соңгы елларда кимүгә барган бер вакытта, республикада 1998 елдан башлап, үсеш ел саен 4-10 процент тәшкил итә.

— Бал кортлары гаиләләренең иң күп булган чоры 1960 елларга карый, — диде безнең белән әңгәмә барышында Башкортстан умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү үзәгенең генеральный директоры Әмир Ишемгулов. — Ул вакытта 400 мең баштан ким булмаган. Шунысы игътибарга лаек, бал җитештерү аграр предприя­тиеләрдә кими, ә шәхси берәм­лекләрдә арта. Тармакны үстерүдә әлбәттә, республикада Русиядә беренчеләрдән булып 1995 елда “Умартачылык турында”гы закон кабул ителү мөһим этәргеч булды. Әлеге юнәлеш буенча максатлы программа, концепцияләр тормышка ашырыла. Болар һәммәсе дә, ми­немчә, дистәләрчә еллар дәва­мында җыелган проблемаларны ачу, аларны хәл итү юлларын күр­сәтте. Башкортстан бүген, гомумән, умартачылыкны үстерүдә илдә тәҗрибә мәй­данына әйләнде. Горурланып шуны да әйтергә телим, Башкортстан Ру­сия­дән дөньякүләм умартачылык форумнарында катнашучы һәм төр­ле конкурсларда җиңүче бердән­бер төбәк.

Узган елның җәендә Башкортстан умартачылары белән очрашуга умартачылар ассоциациясенең Халыкара федерациясе президенты Жиль Ратиянең килүе дә республиканың дө­нья күләмендә мәртәбәсен күтәреп җибәрде. Ул Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Хөкүмәт җитәкчелеге белән очрашты. Мәртәбәле кунак республикада умартачылык тармагын үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарылуына яхшы бәя бирде. Жиль Ратиа, шулай ук, уңай карар кабул ителгән очракта, 2021 елда “Апимондия” Халыкара Конгрессының Башкортстанда үткәрелү ихтималлыгын билгеләгән иде. Монысы инде умартачыларга дөнья күләмендәге казанышлар белән танышырга гына түгел, ә Башкортстан балын дөнья базарына алып чыгарга да юл ачачак.

Шул ук вакытта. Галимнәр исәпләвенчә, Башкортстанда бал кортларына нектар бирүче 300гә якын төрдәге үсемлек бар. Башкортстан елына 525500 тонна бал бирү мөмкинлегенә ия. Таулы-урман зоналарында чолыкчылык юнәлеше үсә. 1927 елда кыргый бал кортлары яшәгән умарта оялары 908 баш булса, 1990 елларда 180гә калган. 2004 елда — 400, 2015 елда чолык умарталары 500гә якынлашкан.

Башкортстан балы соңгы елларда чит илләргә күпләп озатыла. Респуб­ликаның Кытай, АКШ, Гонконг, Мисыр, Канада, Япония һәм башка илләр белән әлеге юнәлештәге сәүдә бәйлә­нешләре елдан-ел ныгый.

Халыкара бал корты көненең экология проблемалары белән бәйле булуы продукциянең сыйфатын да күз уңында тота. Башкортстан балының Европа илләренә күпләп озатылуы да таләпләрне көчәйтүне сорый. Югарыда телгә алынган чит ил кунагы Жиль Ра­тия, мәсәлән, узган ел Башкортстанга эш сәфәре барышында, экспортка озатылган балда гены модификация­ләнгән үсемлек серкәсе, пестицидлар куллану, башка техник матдә булу-булмауны ачыклауга җитди игътибар бирелергә тиешлеген белдерде. Әл­бәттә, дөнья базарындагы балның 30 процентына якыны фальсификат дип табылган дәвердә, Башкортстан балы­ның экологик яктан таза булуы көндәшлек шартларында өстенлек бирә дә.

Башкортстанда умартачылыкны үстерү өчен табигый мөмкинлекләр дә уңай. Әмма бүген галимнәр үзебез­нең урындагы бал кортларын саклап калуны зур проб­лемаларның берсе итеп куя. Токымлы бал кортларын арттыру эше сүлпән бара. Умартачылар өчен кирәк­ле урманнарны рәхимсез кисү дәвам итә. Шулай ук, махсус ки­бет­ләрнең чикле булуы, умарталык­лар­ның матди-техник базасы ярлылыгы, чит өлкәләрдән, хәтта башка ил­ләр­дән контрольсез бал кортлары кертелү дә Башкортстанда бу тармак­ны тиешенчә үстерүгә аяк чала. Дөрес, республика парламенты, кайбер чыганакларга караганда, умартачылыкны яңа биеклеккә күтәрү максатында законга кайбер өстәмәләр әзерли, имеш.

Бал кортлары көнен билгеләү, әлбәттә, календарьдагы дата буларак кына калмас, дигән ышаныч бар. Аларның күпләп үлү тенденциясе дә дәвам итә. Соңгы берничә елда гына АКШ, Германия, Швейцария, Италия, Испания һәм тагын берничә илдә бал кортлары саны 20-80 процентка кимегән. Аның сәбәбе начар экологиягә, нектар бирүче үсемлек төре кимүгә, аграр җитештерүдә химикат күпләп куллануга, бал кортларының иммунитеты түбәнәюгә бәйле. Авыл хуҗалы­гында үсемлекләрнең 90 проценты бары тик бал кортлары ярдәмендә генә серкәләнүен исәпкә алганда, аларның юкка чыгуы никадәр зур зыян китерүен фаразлавы да авыр.

Галимнәр, әгәр бал кортлары популяциясе кимү әлеге дәрәҗәдә дәвам итсә, 2035 елга бу җан ияләре җир йөзендә берәү дә калмаячак, дигән нәтиҗәгә килгән. Ә бөек галим Альберт Эйнштейнның кешелекне кисәтүе тагын да катгыйрак яңгырый. “Җир шарында соңгы бал корты үлеп 4 ел үткәннән соң, планетада исән кешеләр калмаячак!” дигән ул.
Читайте нас: