+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
19 Май 2016, 02:00

Чәчүлекләре — 10,5 мең гектар!

Сөрентеләрен быел рекордлы күрсәткечкә җиткергән “Азат” җәмгыяте шулай ук иң югары уңыш алырга да исәп тота.Ә моның өчен хуҗалыкта чын-чыннан уңдырышлы җирлек, тиешле шартлар тудырылган. Мәсәлән, быел кар эрү белән 2320 гектардагы уҗым басуларына һәм 650 гектардагы күпьеллык үләннәргә гектарына бер центнер исәбеннән ашлама кертелгән. Нәтиҗәдә уҗымнар да, күпьеллык үләннәр дә бүген тигез булып дәррәү күтәрелеп килә. Язгы кыр эшләрен берникадәр тоткарласа да, май башындагы дүрт көнлек яңгырлар барлык культуралар өчен дә фәкать файдага гына булган.

Хәер, хуҗалык басуларында төзек, яңа, заманча техника эшләгәнлектән, чәчү эшләре дә “Азат” хуҗалыгында инде ахырына якынлашкан. Аерым алганда, 2800 гектарга — язгы бодай, 250 гектарга — арпа, 400 гектарга — кәчәнгә кукуруз, 300 гектарга — солы, 720 гектарга — көнбагыш, 185 гектарга — карабодай, 250 гектарга — виковес чәчелгән.

Башкортстанда чәчү эшләре 1,577 миллион гектар мәйданда башкарылган. Бу планлаштырылганның 77 процентын тәшкил итә. Шуның 1,119 миллион гектары – бөртекле һәм кузаклы культуралар (84 процент), 46,7 мең гектары – шикәр чөгендере (93 процент), 192,6 мең гектары – көнбагыш (96 процент), 13,7 мең гектары – кукуруз (68 процент).

Благовещен районы аграрийлары – бөртекле һәм кузаклы культуралар, Әлшәй һәм Күгәрчен районнары – шикәр чөгендере, Зианчура, Стәрлебаш, Шаран районнары кукуруз чәчүне тәмамлаган.


— Чәчүгә 10 агрегат чыкты. Шулардан өч “Омичка”, бер “Агромастер” һәм бер СЗ-5,4 комплексы иген культураларын чәчүдә, биш агрегат техник культуралар сабанында катнаша. Әлбәттә, язгы кыр эшләрен оешкан төстә һәм кыска вакытта башкарып чыгуга, тәү чиратта, хуҗалык уңганна­рының тырыш, фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә ирешелде. Әтиле-уллы Сергей һәм Юрий Русаковлар, Нәфис Халитов, Гафур Дашкин, Тәлгать Дашкин, Зөфәр Халитов, Тәнзил Мөхәм­мәтҗанов, Вилдан Халитов, Николай Атягин җаваплы кампания вакытында чын-чыннан тәүлек әйләнә­сенә эшләделәр. Әфарин аларга! — диде салынган хезмәт мул уңыш белән билгеләнүенә зур өметләр баглап, хуҗалык җитәкчесе Рәфис Дашкин.

Басу уңганнарының да кәефе көр.

—Техника төзек, яңа. Ягулык җитәр­лек, орлык сыйфатлы. Хуҗалык, район җитәкчелеге тиешле шартлар тудырып, яңадан-яңа хезмәт җиңүлә­ренә дәрт­лән­дереп тора. Шуңа да чәчүне авырлыкларсыз, каршылыкларсыз “һә” дигәнче башкарып чыктык, — ди алар.

Бер үк вакытта хуҗалыкның икенче мөһим тармагы — терлекчелектә җәйләү чоры башланган. 1100 баш сыер малының һәркайсы яшел үләнгә чыгарылган. Хуҗалык өчен быелгы җәйләү чорының үзенчәлеге шунда: мул сөт чорын “Азат” җәмгыяте тәү тапкыр “500 ферма” программасына кереп каршылый. Аның шартларына ярашлы ике лагерьда да сөтүткәр­гечләр һәм сөт суыткычлар урнаштырылган. Әлеге эшләр сөт җитештерү күләмендә һәм аның сыйфатында тагын да югарырак нәтиҗәләр белән билгеләнер дигән ышанычталар 420 баш токымлы савым сыеры асрап, ай саен 2 миллион сумга кадәр сөт сатучы хуҗалыкта.

Бер үк вакытта “500 ферма” программасы кысаларында җәй айларында хуҗалыкта терлекчелек биналарын нигездән үзгәртеп кору буенча да эш җәелдереләчәк. Бу җәһәттән “Азат”лыларга барлык башлангычларында да уңышлар юлдаш булуын телик!
Читайте нас: