+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
21 Май 2016, 02:00

Дәүләт ярдәме социаль җаваплылыкны арттыра

Соңгы дүрт елда республика фермерларына грантлар рәвешендә 900 миллион сум акча бирелгән.Аграр җитештерүдә республика фермерлары күрсәткечләрен елдан-ел яхшырта. Узган елда, мәсәлән, тулай авыл хуҗалыгы җитештерүендә алар өлеше 10 процентка якынлашты. Бу — барлык тармакларда 15 миллиард сумлык продукция, дигән сүз. Соңгы биш елда гына да үсеш ике тапкыр күтәрелде. Узган елда фермерлар ашлык җитештерүдә зур казанышка иреште. Бу категориягә караучы хуҗалыклар 800 мең тоннадан күбрәк иген үстерде. Шикәр чөгендере, шулай ук, элекке елларга караганда, күбрәк тәшкил итте. Сөт җитештерүне дә фермерлар узган елда 15 процентка арттырды.

Әлеге казанышлар, әлбәттә, беренче чиратта, фермер хуҗалыкларына дәүләт тарафыннан тоемлы ярдәм күрсәтелүен дәлилли. Берничә көн элек, бишенче ел рәттән дәвам итүче традиция буенча, сайлап алу конкурсында җиңеп чыккан гаилә терлекчелек фермаларына һәм үз эшен башлаучы фермерларга грант алу өчен сертификатлар тапшырылды.

Илебездә фермер хуҗалыкларын үстерүгә грантлар бирелә башлауны, гомумән, авыл хуҗалыгын рефор­малаштыруда нәтиҗәле чара дип кабул итәргә кирәк. Күпчелек төбәкләрдә аграр җитештерүдә, нигездә, әлеге кате­гориядәге хуҗалыклар төп йөкне тарта.

Күмәк хуҗалыклар таркалганнан соң, билгеле, алар, җитештерү белән генә чикләнмичә, авылның социаль йөзен үзгәртүдә, андагы проблемаларны хәл итүдә җаваплылыкны үз өстенә алырга мәҗбүр. Республикада бары тик фермер хуҗалыкларын гына үстерү үзмаксат түгел. Әмма аграр пред­приятиеләр банкротка чыгып, авыл “ике яр” арасында калгач, халыкны эшле итүдә нәкъ фермерлар баш­лангычы үрнәк итеп алынды. Тантанага килгән фермерларның да фикерләре бертөрле. Аларның һәркайсы анык бурыч куйган һәм аңа ирешүдә Хөкүмәт грантлары максатка тизрәк ирешергә мөмкинлек бирәчәк. Шунысы да мөһим: соңгы елларда авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программаларын тормышка ашыруда шәхси һәм фермер хуҗа­лыкларындагы җитештерүгә дә күбрәк өмет итү күзәтелә.

— Министрлыкның бурычы — сезнең башлангычларны хуплау һәм мөмкин кадәр ярдәм күрсәтү, — диде грант алуга чакырылган фермерлар ки­ңәшмәсендә аграр ведомство башлыгы Николай Коваленко. — 2012 елдан башлап республикада гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә һәм үз эшен башлаучы фермерларга грантлар рәвешендә 900 миллион сум акча бүленде. Мондый сертификатны 505 фермер алды. Аерым ассызыклап билгеләргә телим: соңгы биш елда Башкортстанда фермерлар саны бер меңгә артты. Бу — үз мөмкинлегенә ышанган һәм максатчан һөнәр ияләрен туплаган көч.

Фермер хуҗалыклары эшчәнлегенә, кызганычка каршы, җәмгыятебездә карашлар һаман да бертөрле генә түгел. Аерым авылларда үзара көнчеллек яисә аграр предприятиеләр җитәкчеләре тарафыннан кырын мөнәсәбәтләр хуҗалык итүнең әлеге категориясе үсешенә тискәре йогынты ясый. Ничек кенә булмасын, күмәк җитештерүдән аермалы буларак, шәхси милек хуҗалыклары нәтиҗәлерәк эшли. Бу очракта, билгеле, шәхси башлангычларга өстенлек бирергә кирәк. Фермерларга ярдәмнең дәүләт тарафыннан грант рәвешендә бирелүе дә отышлырак. Мондый стимул киләчәктә җитештерү белән шөгыльләнүче эре крестьян ихаталарын фермерлар категориясенә кертүне тизләтергә булышлык итәр дигән ышаныч бар.

Саннар телендә

Быел, грант алуга вәгъдә итеп, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы комиссиягә 483 фермер документ тапшырган. Узган елда бу күрсәткеч 361 булган, ягъни 34 процентка арткан. Конкурс комиссиясе “иң яхшы” дип табылган 148 проектны сайлап алган.


Грант алучылар арасында игенчелек, терлекчелек тармагы белән шөгыльләнүчеләр өстенлек итә. Яшелчәчелек һәм бакчачылыкны үстерү буенча да байтак проект булды. Районнарга бәя биргәндә, иң күп гариза Баймак якларыннан. Биредә конкурста катнашучы 43 фермерның тугызы грантка ия булды. Белорет, Бөрҗән, Хәйбулла, Балакатай районнары фермерлары да зур активлык күрсәткән.

Министрның беренче урынбасары Азат Җиһаншин билгеләвенчә, грант алу фермер өчен дәүләт ярдәмен генә аңлатмый ә шул төбәктә яшәүчеләр алдындагы социаль йөкләмә дә булып тора. Аерым проектлар буенча сумманың 10ар миллион сумга җитүе дә аның хуҗаларыннан, беренче чиратта, хезмәтне һәм җитештерү куәтләрен нәтиҗәле оештыруны һәм эш урыннары булдыруны таләп итә.

—Грантка ия булган фермер үз хуҗалыгында еллык уртача савымны — кимендә 6 мең килограммнан, терлек симертүдә тәүлеклек артымны 700 граммнан киметмәскә тиеш. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру исәбенә фермер хуҗалыкларында һәр эшче елына 1,5 миллион сумлык продукция җитештергән очракта гына алар дәүләт ярдәмен аклаган дип уйлый ала, — диде Азат Салават улы.

Республиканың Крестьян-фермер һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ассоциациясе рәисе Зифкать Сәетгалиев чыгышында фермерлыкның яшәү рәвеше булырга тиешлегенә һәм җитештерүне якын елларда берничә тапкыр арттырырга кирәклегенә басым ясады.

Илдә, дөньяда аграр сәясәттә дәвам итүче хәл-вакыйгалардан чыгып фикер йөрткәндә, аграр бизнесны үстерү зарурлыгының зур булуы һәм сәүдә базарында азык-төлеккә ихтыяҗның елдан-ел арта баруы күзәтелә. Русия авылларының киләчәге дә бүген анда урта һәм кече малтабарлыкның ни дәрәҗәдә “тамырланып” китүендә төсмерләнә. Илнең аерым төбәкләрендә авыл икътисадында нәкъ фермерлар мөһим урын тота. Ә бит республиканың кайбер районнарында хәзер дә авылларның социаль торышы урындагы фермер хуҗалыгының икътисади яктан никадәр көчле булуына бәйле. Әйткәндәй, фермер хуҗалыкларына бирелгән грантлар суммасы күләме буенча Башкортстан Русия төбәкләре арасында дүртенче урында тора.
Читайте нас: