Район үзәгеннән 40 чакрымда урнашкан Ногайбәккә килүебез очраклы түгел, алар районда чәчү эшләрен иң беренчеләрдән булып төгәлләргә җыена.
— Барлыгы 3033 гектар чәчүлек җиребез бар. Эш соңгы гектарларда бара, әле вика белән солы катнашмасын чәчәбез. Алдагы көннәрдә кукуруз белән карабодай орлыкларын гына җир куенына саласыбыз калды, — ди Виталий Викторович. Аннары, “Әйдәгез, эш барышы белән якыннанрак таныштырып киләм”, дип, безне басулар-кырларга алып чыгып китте.
Май чүлмәге тышыннан билгеле булган кебек, Мартыновларның юньчел хуҗалар икәнлеге әллә каян күренеп тора. Тирә-якта кулланылмыйча яткан буш җирләр дә, иске объектлар да юк.
— Менә бу ашлык складының түбәсен узган елда яңарттык, хөкүмәт программасы буенча аңа электр үткәртүгә ирештек, — ди Виталий Викторович Ивановка авылы янындагы яңартылган бина яныннан узып барганда.
— Күрәсезме, уҗым бодае ничек матур булып күтәрелеп килә. Быел игеннәрнең мул уңыш бирәчәгенә ишарә бу, — ди ул, карашын басулар ягына борып.
— Басуыгыз авылдан бигрәк ерак урнашкан. Көненә ничә чакрым үтәргә туры килә? — дип кызыксынам баш агрономнан.
— Көненә ничә икәнлеген төгәл генә әйтә алмыйм. Ә менә чәчү кампаниясе башланганнан алып җиңел машинамда 5000 чакрымнан артык ара үткәнлегемне беләм. Агроном — идарәдә утырып эшли торган һөнәр түгел. Безнең бөтен гомер юлда — идарә, машина-техник мастерское, ашлык склады, басу арасын таптап үтә. Шунсыз булмый да, җирдә ныклы контроль кирәк, — дип җаваплады ул.
Виталий Викторович әтисе җитәкләгән хуҗалыкка 2010 елда Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлап кайткан. Һәр сүзеннән ачык күренеп тора: эшен ул бик яратып башкара.
— Авылга кайтып төпләнүемә сөенеп бетә алмыйм. Бүген минем яраткан эшем, тотрыклы хезмәт хакы, гаиләм, бөтен уңайлыклары булган үз йортым бар. Йортны мин яшь гаиләләргә бирелүче дәүләт программасы буенча салып кердем. Виталий абыем белән Инна сеңлем дә шулай иттеләр. Авылда төпләнмәгән булсак, без бу дәүләт ярдәменнән файдалана алыр идекмени? — ди яшь белгеч.
Сөйләшеп килә-килә юлның озынлыгы да сизелмәде. Офыкта “Кузбасс-8500 Т” чәчү комплексы тагылган заманча куәтле техника күренде. Виталий да сүзне нәкъ шул таба борды:
— 2005 елда эш башлаганда хуҗалыкта нибары бер иске трактор бар иде. Бүген инде басу-кырларны дистәгә якын заманча техника иңли. Аларның барысын да без үз акчаларыбыз һәм дәүләттән бүленгән субсидияләр исәбенә сатып алдык. Заманча техника куллангач, эш тә ырамлы бара — механизаторларыбыз көненә 70 гектарда эш башкара.
— Мин үзем икенче ел рәттән инде Ногайбәккә күршедәге Урсай авылыннан килеп эшләп йөрим. Яшермим, бирегә хезмәткә түләү әйбәт булган өчен килдем, — дип сүзгә кушыла механизатор Рамил Хөсәенов.
Хезмәт хакы, дигәннән. Ул “Нива” хуҗалыгында вакытында түләнә. Механизаторлар аена уртача 19 мең сум чамасы ала. Сезон вакытында ул сумма тагын да артып китә. Моннан тыш, кыр уңганнарын көненә ике тапкыр бушлай ашату оештырылган.
Мартыновлар авылдашларын эш белән тәэмин итеп кенә калмый, авылның социаль-икътисади хәлен яхшыртуга да үз өлешен кертә. Авылның нәкъ уртасында хуҗалык көче белән тергезелүче чиркәү — шуңа ачык мисал.
Бер сүз белән әйткәндә, тау астында утыручы зур булмаган Ногайбәк авылында бүген тормыш гөрләп тора. Авыл хуҗалыгы тармагы елдан-ел ныгысын, үз туган җиренә Мартыновлар кебек тугры кешеләр күбрәк булсын иде.